Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь спортчылары шәхси рекордлар яулады

Алабуга шәһәрендә узган 1997-98, 1999-2000 нче елгы үсмерләр арасындагы республика кышкы шәхси беренчелек ярышларында Азнакайның "Лидер", Актүбәнең "Барс" спорт мәктәпләре укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Өчләтә сикерүдә Рәилә Газизова көмеш, биеклеккә сикерүдә Андрей Шәйхулов шулай ук көмеш, Наталья Родионова каршылыклар белән йөгерүдә бронза медальләргә лаек булдылар. Бүгенге көндә Казанда Олимпия...

Алабуга шәһәрендә узган 1997-98, 1999-2000 нче елгы үсмерләр арасындагы республика кышкы шәхси беренчелек ярышларында Азнакайның "Лидер", Актүбәнең "Барс" спорт мәктәпләре укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте.

Өчләтә сикерүдә Рәилә Газизова көмеш, биеклеккә сикерүдә Андрей Шәйхулов шулай ук көмеш, Наталья Родионова каршылыклар белән йөгерүдә бронза медальләргә лаек булдылар.

Бүгенге көндә Казанда Олимпия резервы училищесында укучы Искәндәр Илалетдинов 400 метрга йөгерүдә өченче урынны яулады.

Каршылыклар белән 2000 метрга йөгерүдә Актүбәдән Александр Дементьев көмеш медаль алуга иреште.

Җиңел атлетиканың төрле төрләрендә Миләүшә Хөсәенова, Динара Ганиева, Алмаз Әфәндиев, Данил Хаков, Илина Хәернасова, Гүзәлия Җәлилова, Диана Кашапова, Маргарита Полюшко, Елена Тарасова, Эльвира Габдрахманова үсмерләр һәм зурлар нормативларын үтәп, шәхси рекордлар яуладылар.

Фото http://vk.com/sharifulla94

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь спортчылары шәхси рекордлар яулады