Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь музыкантлары “Роза ветров” конкурсында лауреат булды

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә "Роза ветров-2015" халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. "Инструменталь музыка. Соло. Ансамбльләр" номинациясендә катнашып, анда азнакайлылар да уңышлы чыгыш ясады. Рания Солтанова (укытучысы - Л.Тимирова) - беренче, ә Әмин Шакиров (И.Шакирзянова) - икенче дәрәҗә лауреат булды. Фортепиана дуэты - Алсу Сабирова һәм Дианы Рәфыйкова (М.Муллина),...

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә "Роза ветров-2015" халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. "Инструменталь музыка. Соло. Ансамбльләр" номинациясендә катнашып, анда азнакайлылар да уңышлы чыгыш ясады.

Рания Солтанова (укытучысы - Л.Тимирова) - беренче, ә Әмин Шакиров (И.Шакирзянова) - икенче дәрәҗә лауреат булды.

Фортепиана дуэты - Алсу Сабирова һәм Дианы Рәфыйкова (М.Муллина), Диләфрүз Казакова (Л.Латыйфуллина, концертмейстер Л.Бакина), Амиль Шәвәлеев (Ф.Әбсәләмова), «Violini» ансамбле (Л.Тимирова, концертмейстер М.Муллина) өченче дәрәҗә лауреат исемен алдылар.

Ләйлә Дәбихуллина, Рэнат Тимиров, Камил Мөбарәкшин беренче, Владислав Бакин - икенче, ә Ләйсән Ханнанова, «Сюрприз» фортепиано дуэты (Ксения Остапенко һәм Элиза Низамова) өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр конкурсының Мәскәүдә узачак финалына чакыру алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь музыкантлары “Роза ветров” конкурсында лауреат булды