Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь гимнасткасы Мәскәүдән медаль белән кайтты

Риана Гилязова (фотода сулдан) икенче сыйныфта гына укыса да, уңышлары хәтта зурлар көнләшерлек. 2015 елда ул "Мини-мисс мира" титулын яулаган иде. Хәзер модель өлкәсеннән спортка күчкән. Октябрь азагында нәфис гимнастика буенча Мәскәүдә узган турнирдан бронза медаль белән кайткан. - Риана - мәктәбебезнең горурлыгы. Шундый сәләтләре өстенә уку алдынгысы да, гел...

Риана Гилязова (фотода сулдан) икенче сыйныфта гына укыса да, уңышлары хәтта зурлар көнләшерлек. 2015 елда ул "Мини-мисс мира" титулын яулаган иде. Хәзер модель өлкәсеннән спортка күчкән. Октябрь азагында нәфис гимнастика буенча Мәскәүдә узган турнирдан бронза медаль белән кайткан.

- Риана - мәктәбебезнең горурлыгы. Шундый сәләтләре өстенә уку алдынгысы да, гел бишлегә генә укый. Бик тәртипле, инсафлы кыз, - ди Азнакай 5 нче урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Гатиева.

Гимнастикадан тыш әле ул Азнакай сәнгать мәктәбенең "Балачак" хореографик ансамбленә дә йөри.

Әлбәттә, баланың сәләтен үстерүгә әти-әнисе Инесса һәм Нәфис Гыйләҗевлар да зур көч куя. Риана атнага ике тапкыр Әлмәт шәһәренә гимнастикага йөри. Әле быел җәй генә шөгыльләнә башлавын исәпкә алсаң, 23 конкурсант арасында өченче урын алуына афәрин дияргә генә кала.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайның яшь гимнасткасы Мәскәүдән медаль белән кайтты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь гимнасткасы Мәскәүдән медаль белән кайтты