Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь дружиначылары янгын сүндерүчеләр янында кунакта

Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпнең "Яшь янгынчылар дружинасы" 87 нче янгын сүндерү частенә экскурсиягә килделәр. Алар янгын сүндерү машиналары һәм башка техника белән танышып кына калмадылар, янгын сүндерүче абыйларының хәрби киемнәрен дә киеп карап, үзләрен чын коткаручылар итеп хис иттеләр. Яшь дружиначылар беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәнделәр,...

Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпнең "Яшь янгынчылар дружинасы" 87 нче янгын сүндерү частенә экскурсиягә килделәр. Алар янгын сүндерү машиналары һәм башка техника белән танышып кына калмадылар, янгын сүндерүче абыйларының хәрби киемнәрен дә киеп карап, үзләрен чын коткаручылар итеп хис иттеләр. Яшь дружиначылар беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәнделәр, ашыгыч хезмәт телефоннарын ятладылар. Яшь дружиначыларның теоретик белеме һәм практикада алган күнекмәләре үзләренең, якыннарының иминлеген тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Еш кына балалар янгын булган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белмиләр. Ялкын телләре һәм төтеннән качу өчен еш кына карават, өстәл астына, шкафларга качып бик зур хата эшлиләр. Нәтиҗәдә, коткаручылар да аларны тиз генә таба алмыйлар. Янгын сагы хезмәткәрләре әти-әниләргә балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатып, игътибарлы булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь дружиначылары янгын сүндерүчеләр янында кунакта