Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь дружиначылары урманнарны янгыннан саклыйлар

5 майдан Татарстан Республикасында янгынга каршы аеруча режим кертелде. Бу чорда урманнарда һәм аның янындагы территориядә ачык уттан файдалану катгый тыела. Урманны янгыннарын кисәтү максатыннан, 8 нче урта мәктәпнең яшь янгын сүндерүчеләре дружинасы остазлары: янгын күзәтчелеге инспекторы Равил Хөсәенов, "ВДПО" территориаль бүлеге инструкторы Роза Закирова белән берлектә 5 нче майда...

5 майдан Татарстан Республикасында янгынга каршы аеруча режим кертелде. Бу чорда урманнарда һәм аның янындагы территориядә ачык уттан файдалану катгый тыела. Урманны янгыннарын кисәтү максатыннан, 8 нче урта мәктәпнең яшь янгын сүндерүчеләре дружинасы остазлары: янгын күзәтчелеге инспекторы Равил Хөсәенов, "ВДПО" территориаль бүлеге инструкторы Роза Закирова белән берлектә 5 нче майда "Урманнарны янгыннардан саклагыз!" профилактик чарасын оештырдылар. Алар шәһәребезнең Татарстан мәйданына чыгып, кешеләр белән профилактик әңгәмәләр оештырдылар, белешмәләр тараттылар. Аннан соң урман буендагы чишмәгә юл тоттылар. Анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозучыларны очраттылар. Бер төркем яшьләр агачлар арасында шашлык кыздыра иде. Инструкторлар алар белән профилактик әңгәмә оештырып, мангалдагы утны сүндерттерделәр. Бүгенге көндә Азнакай районында 22 яшь янгынчылар дружинасы бар, анда 339 бала катнаша. Яшь янгын сүндерүче - ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, кешеләрне коткарырга әзер торучы, табигать сакчысы да.

Азнакай күзәтчелек бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь дружиначылары урманнарны янгыннан саклыйлар