Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ялгызларын танышырга чакыралар

"Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаеваның башлангычына бердәм кушылып, без - Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез мәдәният йортлары директорлары ялгызларны парлы итү максатында чаралар планы эшләдек һәм беренче очрашуны Үчәлледә үткәрдек, дип хәбәр итә безгә Туйкә мәдәният йорты директоры Рәйса Мотыйгуллина. - Ул Кино елына багышланып, фестиваль рәвешендә үтте. Төрле конкурслар, уеннар...

"Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаеваның башлангычына бердәм кушылып, без - Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез мәдәният йортлары директорлары ялгызларны парлы итү максатында чаралар планы эшләдек һәм беренче очрашуны Үчәлледә үткәрдек, дип хәбәр итә безгә Туйкә мәдәният йорты директоры Рәйса Мотыйгуллина. - Ул Кино елына багышланып, фестиваль рәвешендә үтте. Төрле конкурслар, уеннар оештырылды, бергәләп җырлап, биеп тә алдык. Чәй өстәле артында әңгәмә кордык. Киләсе очрашу Туйкәдә билгеләнде. Монсы инде "Чәй" фестивале булды. Анда Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез, Баланлы Бүләк авылларында яшәүче ялгызлар җыелып, рәхәтләнеп ял итте, бер-берләре белән таныштылар, күңел ачтылар, җәен җыелган үләннәр кушылган чәй эчеп гапләштеләр. 14 февральдә исә янә бер очрашу көтелә. Ул Мәнәвез авылы клубында "Әйдә, өйләнешәбез!" исеме астында узачак. Районыбызның үзенә пар эзләгән барлык ялгызларын очрашуга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев