Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Яңа Юл бистәсендә тагын 8 урам өр-яңа юллы булачак

Әбиләр чуагының кояшлы матур көннәреннән файдаланып, районыбызда урам бәйрәмнәре уздырыла. 11 сентябрьдә Яңа Юл бистәсе дә җыр-моңга күмелде. Мәчет каршындагы мәйданга халык төрле урамнардан күпләп җыелды. Мондый бәйрәмнәрдә күңел ачып кына калмый, район җитәкчеләренә үз гозерен җиткереп, кызыксындырган сорауларга җавап та ала халык. Бу юлы да муниципаль район башлыгы Марсель...

Әбиләр чуагының кояшлы матур көннәреннән файдаланып, районыбызда урам бәйрәмнәре уздырыла. 11 сентябрьдә Яңа Юл бистәсе дә җыр-моңга күмелде.

Мәчет каршындагы мәйданга халык төрле урамнардан күпләп җыелды. Мондый бәйрәмнәрдә күңел ачып кына калмый, район җитәкчеләренә үз гозерен җиткереп, кызыксындырган сорауларга җавап та ала халык. Бу юлы да муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр кешене тыңлап, бистәдә башкарылган эшләр һәм гамәлгә ашырылачак планнар белән таныштырды.


Республика ярдәме белән урамнарга 20 млн сумлык таш түшәлгән быел. Район башлыгы сентябрь-октябрь айларында тагын 8 урам өр-яңа юллы булачагын белдерде. Җае туры килсә, урамнар саны тагын да артырга мөмкин.


Яңа Юлда шулай ук су мәсьәләсе дә хәл ителә. 18 урамда су линияләренә ревизия ясалган инде, аның басымы өстәмә насос куйгач яхшырачагына ышандырды җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе Азат Мирмиев.


Кайбер урамнарда йорт подвалларына су чыга. Әлеге юнәлештә Иркен урамында дренаж эшләре бара.


- Нәтиҗәсе булса, калган урамнарда да бу ысулны кулланырбыз, - диде Марсель Шәйдуллин.


Яңа Юл бистәсенә соңгы елларда игътибар көчәйгәнне халык үзе дә күрә. Әнә, заманча спорт мәйданчыгы гөр килә. Киләсе елда ике төркемлек балалар бакчасы төзеләчәк. Тукай микрорайонына турыга чыга торган юл да планда бар. Күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участокларында төзелеш кайный, аларны су, ут, газ һәм юл белән тәэмин итү проекты эшләнә. Әлбәттә, барлык проблемаларны бер ел эчендә генә хәл итеп бетереп булмый. Мөһиме - аларның барысы да район җитәкчелегенең күз уңында.


Халыкның турыдан-туры мөрәҗәгать итәр кешесе дә бар хәзер - бистә старостасы Сәйлүн Гомәров. Район җирлегендә шундый 13 пост булдырылган.


- Гомер буе төзелештә эшләдем. Яңа Юлда төзелеш эшләре әле шактый, файдам тияр дип уйлыйм, - диде староста халыкка.


Һәр урам бәйрәмендә иң өлкәннәрне, яңа өйләнешкән парларны, яңа туган сабыйларны бүләкләү гадәте бар. Яңаюллылар да бу күркәм гадәттән читтә калмады. Шушы округ депутаты Марат Гайсиннан җыелмалы тимер баскычлар хуҗалык өчен бик кирәкле бүләк булды.


Бистәнең уңганнары чәй табыны әзерләп, халыкны камыр ризыклары белән сыйлады.


- Яңа Юлда кызым белән киявем, сеңлем гаиләсе яши. Бәйрәмнәргә гел килеп торам. Тора башлаган мәлләрендә үтеп кергесез иде урамнары, хәзер әнә юллары да, утлары да, газлары да булды, - ди Буралыдан Маһира апа Харисова. Биредә үз кешегә әйләнеп беткән инде ул, бәйрәм саен самоварын кайнатып, тәм-томнарын пешереп чыга.


Өлкәннәр рәхәтләнеп район осталарының концертын караса, бала-чага төрле ярышларда көч сынашты, батутта сикерде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Яңа Юл бистәсендә тагын 8 урам өряңа юллы булачак