Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайның ветеран-транпортчылары шашка ярышында көч сынашты
Февральне ир-егетләребез ае дисәк тә ялгыш булмас. Ватан сакчылары көне уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Без дә пассажир автотранспорты предприятиесендә эшләгән ветераннарыбыз белән шашка ярышлары уздырдык. Бер очрашу - бер гомер диләр бит. Соңыннан тәмле аш табыны артында истәлекләргә урладык. "Хәтирә" ансамбле җырларын бүләк итте. Район һәм шәһәр ветераннар...
Февральне ир-егетләребез ае дисәк тә ялгыш булмас. Ватан сакчылары көне уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Без дә пассажир автотранспорты предприятиесендә эшләгән ветераннарыбыз белән шашка ярышлары уздырдык. Бер очрашу - бер гомер диләр бит. Соңыннан тәмле аш табыны артында истәлекләргә урладык. "Хәтирә" ансамбле җырларын бүләк итте. Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов җылы теләкләрен юллады. Безне хөрмәтләп, шундый чара оештыруда ярдәме өчен "Фривей" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Рәис улына, автовокзал ашханәсендә тәмле ашлары белән сыйлаган Әлфия ханымга ихластан рәхмәтлебез.
Наҗия Насыйрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев