Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Урманай авылында Ишегалды бәйрәме узды

Шунсы куанычлы: авыл кешесе җир җимертеп эшен эшләгәннән соң, рәхәтләнеп ял да итә белә. Бу көнне Урманай мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның Гариф Галиев, Татарстан һәм Яшьләр урамнары халкын җыеп, биредә "Урам бәйрәме" уздырды. Урманай авылының тарихы моннан бик күп еллар элек башлана. 1700 нче елларда башкорт ягыннан Урманай атлы кеше...

Шунсы куанычлы: авыл кешесе җир җимертеп эшен эшләгәннән соң, рәхәтләнеп ял да итә белә. Бу көнне Урманай мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның Гариф Галиев, Татарстан һәм Яшьләр урамнары халкын җыеп, биредә "Урам бәйрәме" уздырды.

Урманай авылының тарихы моннан бик күп еллар элек башлана. 1700 нче елларда башкорт ягыннан Урманай атлы кеше шушы җиргә килеп утырган. Тарихи документларда Урманай Уразаев Юрмый волосте старшинасы булуы хакында әйтелә.

Мал асраучы күчмә халык вәкиленнән санала ул. Әтисе Уразай карт - Урманайдан берничә км ераклыктагы Уразай авылына нигез салучы кеше. Димәк, бүгенге көндә авылның якынча өч гасырлык тарихы бар. Бу вакыт эчендә ничәмә буын алмашынган да, күпме вакыйга булып үткән. Авыл халкының дуслыгы, ярдәмчеллеге, ихласлыгы гына һәр чор өчен дә уртак булып кала бирә!
"Урам бәйрәме"н ачып сүз башлаган Урманай авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров авылдашларын һәрвакыт бердәм булырга, шатлыгын да, кайгысын да уртак итәргә, үткәрелгән чараларда актив катнашырга чакырды.


Бәйрәм барышында авыл урамнары үзара да, берләшеп тә төрлечә көч сынаштылар. "Чума үрдәк, чума каз", "Әсир алыш" кебек уеннар җыелган халыкны тагын да җанландырып җибәрде. Бәйрәм чарасында өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы конкурслар оештырылды. Чәй табынында исә авыл уңганнары пешергән тәм-томнан авыз итәргә мөмкин иде.


Шунсы кызыклы: Урманай авылының 2014 елгы Рекордлар китабын да әлеге бәйрәмдә яздылар. "Иң күп җиләк җыючы", "Иң моңлы җырчы", "Аш-су остасы" кебек номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәрен шул китапка теркәделәр. Актив катнашкан һәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Урманай авылы егетләре Динарис Мирсәетов сүзләренә Рәмис Газизуллин иҗат иткән "Урманай" җырын тәкъдим итү бәйрәмнең бер матур мизгеленә әверелде.


"Урам бәйрәме" чын мәгънәсендә татар халкының иң гүзәл бәйрәме - Сабан туен хәтерләтте. Үзара ярышлар, җыр-бию, төрле тәм-том белән тулган өстәл, урам халкының дуслыгы - барысы да бәйрәмгә үзенчәлекле, онытылмас төсмерләр биреп торды. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде.

Илмира КАМАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Урманай авылында Ишегалды бәйрәме узды