Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның урам-кварталларын тиз арада тәртипкә китерү бурычы куелды

Калабыз урамнарының берсендә узган ял көнендә шундый хәл күзәтелә: алдан баручы автомобиль юлның ватылган өлешендә кинәт кенә туктый һәм арттан килгәне аңа килеп бәрелә... Чынлап та, язга чыгуга җәяүлеләр өчен дә, руль артындагылар өчен дә уртак проблемага юлыгабыз: кар эрергә өлгерми, юлларда чокыр-чакырлар хасил була. Бу мәсьәлә агымдагы атналык кинәшмәдә...

Калабыз урамнарының берсендә узган ял көнендә шундый хәл күзәтелә: алдан баручы автомобиль юлның ватылган өлешендә кинәт кенә туктый һәм арттан килгәне аңа килеп бәрелә...


Чынлап та, язга чыгуга җәяүлеләр өчен дә, руль артындагылар өчен дә уртак проблемага юлыгабыз: кар эрергә өлгерми, юлларда чокыр-чакырлар хасил була. Бу мәсьәлә агымдагы атналык кинәшмәдә дә кабыргасы белән куелып, урам-кварталларны тиз арада тәртипкә китерү бурычы билгеләнде.

- Шәһәр эчендә дә, авылларда да, тышкы юлларда да эш тулы куәткә барырга, проблемалы бер генә участок та күз уңыннан читтә калырга тиеш түгел, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


Киңәшмәдә узган атна чараларына йомгак ясалып, Әлмәттә оештырылган Азнакай көненә югары бәя бирелде. Әлеге чара аша районыбыз янә бер кат үзенең мәдәният күгендә иң якты йолдызның берсе булуын раслады һәм ут күршеләребезнең мәхәббәтен казанды.


Мошенниклар халыкны алдауның тагын яңа юлын уйлап тапканнар. Хәмер яратучылар, бәясе арзанлыгына кызыгып, кабат агуга тиң эчемлекләр белән мавыга башлаган. Район башлыгы азнакайлыларны әлеге мәкерләрдән сакларга, бу золымны тамыры белән чабып өзүнең юлларын табарга чакырды.


Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, федераль һәм республика программаларына максималь керү, язгы ташуларны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен чаралар күрү, экологик икеайлык һәм башка шундый мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның урамкварталларын тиз арада тәртипкә китерү бурычы куелды