Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Туйкә авылында каз өмәсе узды

Авыл җирлегендә каз-үрдәк, тавык-чебеш үстермәгән кеше юктыр. Уңган хуҗабикәләр алар итеннән нинди генә ризык әзерләми: каклаганын дисеңме, ысланганын, пешкәнен... Һәр туй табынының бизәге булып түргә пар каз "менеп кунаклый". Районыбызда кош-корт үрчетүне бизнеска әйләндергән һәм аннан шактый гына керем алучы эшмәкәрләр дә бар. Элек-электән авылларда көзен каз өмәләре үткәрү йоласы...

Авыл җирлегендә каз-үрдәк, тавык-чебеш үстермәгән кеше юктыр. Уңган хуҗабикәләр алар итеннән нинди генә ризык әзерләми: каклаганын дисеңме, ысланганын, пешкәнен... Һәр туй табынының бизәге булып түргә пар каз "менеп кунаклый". Районыбызда кош-корт үрчетүне бизнеска әйләндергән һәм аннан шактый гына керем алучы эшмәкәрләр дә бар.

Элек-электән авылларда көзен каз өмәләре үткәрү йоласы яшәп килгән. Аны районыбызның кайбер авыл җирлекләрендә олыдан кубып үткәрәләр, өмә бөтен халык катнашындагы күркәм бер бәйрәмгә әверелә. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була.

Туйкә авылында инде күптәннән шулай зурлап өмә үткәрелгәне юк иде әле. Авыл бәйрәменә әверелде ул. Флүрә апа Яркәева казларны быел нык үрчеткән, берүзенә генә аларны эш итеп бетерү чыннан да бик мәшәкатьле булыр иде, шунлыктан, ул өмәгә авылдашларын да дәште. Бергәләшеп, казларны йолкып бетергәч, милли киемнәр киеп алган кызлар-егетләр, нәкъ борынгыча итеп көянтәләргә асып, аларны чишмәгә юарга алып төштеләр. Авыл урамнары Илгизнең гармун тавышына күмелде. Чүпләмле, өчле биюләре бере-берен алыштыра торды. Киләсе елга казларның тагын да уңуын теләп, су юлына каурыйларын сиптеләр. Чишмәдән әйләнеп кайтуга чәй табынында Рәйсә ханымның булары бөркелгән тәбикмәге көтә иде. Ул арада исе авыз суларын китереп тирә-якка таралган пылау да пешеп чыкты. Каз өмәсе менә шулай сый-нигъмәте, бергәлеге белән күңелле шул ул.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Туйкә авылында каз өмәсе узды