Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Тукай” агропредприятиесе август азагына урып-җыю эшләрен тулысы белән тәмамлау бурычын куйган

"Тукай" ҖЧҖ районда алдынгы, тотрыклы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе. Күз генә тимәсен, елның-елында югары иген уңышы җыеп алалар алар. Әле үземнең (автор Н.Фазлыева) архивтагы мәкаләләремне карап чыктым: 2011 нче елда гектарыннан - 41 центнер, 2012 дә - 37 ц; 2013тә - 28 ц уңыш җыйнап алганнар. Һәм менә быел да алар...

"Тукай" ҖЧҖ районда алдынгы, тотрыклы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе. Күз генә тимәсен, елның-елында югары иген уңышы җыеп алалар алар. Әле үземнең (автор Н.Фазлыева) архивтагы мәкаләләремне карап чыктым: 2011 нче елда гектарыннан - 41 центнер, 2012 дә - 37 ц; 2013тә - 28 ц уңыш җыйнап алганнар. Һәм менә быел да алар уртача 30 ар центнер уңыш алалар.

Хуҗалыкта 1270 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән. Бүгенге көндә тукайлылар көзге культураларны урып-җыю эшен инде төгәлләп киләләр. Арпаны теземнәргә салып куйганнар, борчак суктыралар. Тулай җыем 1400 тонна тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен дә районда иң беренчеләрдән булып, оешкан төстә башлап җибәрделәр алар. Һәр елны Сабан туе алдыннан, махсус комиссия иген басуларын карап, бәя биреп чыга. Менә быел да тукайлыларның күзләрне иркәләгән чиста, матур, тигез булып тишелгән иген басуларына югары бәя бирелде һәм аларга бәйрәмдә өр-яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.


-Уңышларыбызның ни-гезендә үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләрнең уртак, тырыш хезмәте ята, - ди җәмгыять директоры Габделәхәт Рәфыйков. - Алдынгы комбайнчы егетләребез Инсаф Мияссәров "Акрос" комбайнында, Әсгать Бикмөхәммәтов "Нью Холланд" та 7 шәр мең центнер ашлык суктырдылар.

Азат Шәйгәрданов белән Раил Рәфыйковлар берөзлексез ашлыкны амбарларга ташып торалар. Урып-җыю чорында авылдашлар үзләрендә зур җаваплылык тоеп, бердәм булып ярдәмгә чыга. Мәктәп укучылары, ветераннар, мәгариф хезмәткәрләре... берсе дә калмый. Кәрим Шакиров кайткан икмәкне «КЗС-20»дә үзвакытында чистартып тора, ветеран Әлфия Вәлиева менә 4 ел рәттән уракны калдырмый, амбар мөдире Раушания Хәкимова да зур тырышлык куя.

Район җитәкчеләренең хезмәт кешесен хөрмәтләп, сертификатлар тапшыруы һәм башка кызыксындыру чаралары нәтиҗәсе дә инде бу. Кайбер уңганнарыбыз берничә тапкыр сертификат алуга ирештеләр. Урып-җыюда катнашкан ветеран, мәктәп балалары һәм башкалар да ия була әлеге сертификатка.


"Тукай" җәмгыятендә халык һәм җитәкчелек арасында әнә шундый үзара ярдәмләшү, бердәмлек урнашкан. Кирәгенчә печән, саламын ишек алдына ук китереп бушатканнар, игеннәрне җыйнап алгач, пай җирләре өчен ашлык биреләчәк.


"Тукай"лылар 30 августка урып-җыю эшләрен тулысы белән тәмамлау бурычын куйганнар. "Әйткән сүз - аткан ук", - диләр. Алар сүзләрендә тора беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Тукай” агропредприятиесе август азагына урыпҗыю эшләрен тулысы белән тәмамлау бурычын к...