Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда театр көне үтте

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу һәм театр көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" балалар театр студиясе артистлары белән очраштылар. Аның җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова иҗат эшчәнлеге белән таныштырды. Аннан соң укучылар студия...

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу һәм театр көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" балалар театр студиясе артистлары белән очраштылар. Аның җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова иҗат эшчәнлеге белән таныштырды. Аннан соң укучылар студия артистлары башкаруында "Салам Торхан маҗаралары" дигән спектакль карадылар. Шулай ук Азнакай халык театрының баш режиссеры Гөлсинә Җамалиеваның театр тарихы, анда уйнаган һәм бүгенге көндә уйнаучы артистлар турында чыгышын да укучылар кызыксынып тыңлады.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда театр көне үтте