Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Әсәй белән Митрәй халкы ике ел инде Сабантуйны бергә үткәрә

Әсәйлеләр районда Сабан туйларын иң беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Ел буе сагындырган милли бәйрәмебезне карарга район үзәгеннән, күрше-тирә авыллардан да халык бик күп җыелды. Ә иң сөенгәне митрәйлеләр булгандыр. Берничә ел "аерым хуҗалык" булып яшәп алганнан соң, соңгы ике елда алар Сабан туйларын Әсәй халкы белән янә бергәләп үткәрә башладылар....

Әсәйлеләр районда Сабан туйларын иң беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Ел буе сагындырган милли бәйрәмебезне карарга район үзәгеннән, күрше-тирә авыллардан да халык бик күп җыелды. Ә иң сөенгәне митрәйлеләр булгандыр.

Берничә ел "аерым хуҗалык" булып яшәп алганнан соң, соңгы ике елда алар Сабан туйларын Әсәй халкы белән янә бергәләп үткәрә башладылар. Аларның күпчелеге элеккеге "Әсәй" хуҗалыгында уртак хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре. Бер-берсе белән очрашып, хатирәләрен яңартырга бер дигән форсат булды.

Халык күп булмыйча: көне чалт аяз, Сабан туена хәзерлек тә бик яхшы. Биредә әсәйлеләр якташ эшмәкәрләренең ныклы ярдәмен тойганнар. Әсәй авылында туып үскән олпат язучы Нур Әхмәдиев та ел саен милли бәйрәмебезгә атап үз бүләкләрен алып кайта икән. Эшмәкәрләр актив булгач, төрле тәм-том белән кибетләр дә гөрләп тора.

Элек-электән әсәйлеләр һәм пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәрләре арасында дуслык җепләре саклана. Традициягә тугры калып, быел да "Фривей" җәмгыятеннән транспортчыларны кунакка чакырганнар. Кунаклар арасында автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре дә бар.


Сабан туен ачып, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов әсәйлеләргә район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Рашат Шәйхетдинов һәм башкалар кушылды. Әсәйлеләр - тырыш халык. Мал-туарын асрап, йорт-җирләрен чын ясау итеп тоталар.

Менә бүген дә Наҗәт Мәсгут улы күпләп сыер асраучыларга савым аппаратлары бүләк итте. Иганәчеләр бик юмарт булгач, бүләкләр дә бик мулдан. Юбилейларын, пар канатлар булып яшәп алтын туйларын уздыручылар да... һәммәсе бүләкләргә ия булды. Хуҗалык җитәкчеләре чәчүдә фидакарьлек күрсәткән кыр батырлары: Илназ Камилов, Рәис Әҗиятуллин, Флорис Низамов һәм башкаларга үз бүләкләрен әзерләгәннәр.


Сабан туе кызганнан-кыза барды, милли уеннар бер-берсен алыштырды. Авыл яшьләре аеруча актив. Әнә авылдашлары спорт мастерына кандидат Илдар Әхмәдишин штанга күтәрү ярышын оештырып җибәрде. Тансыклаганнар әсәйлеләр әлеге ярышны, бик актив катнаштылар. Сабан туе күрке булган көрәш тә бик киеренке шартларда барды. Яшьләр арасында авылдашлары, студент егет Айнур Закиров тәкәне иңенә салса, абсолют батыр булып Альберт Мамалимов калды.


Сабантуй мәйданы таралганда көн кичкә авышып килә иде инде. Яңа хезмәт уңышларына көч-дәрт алып халык өйләренә таралды.


Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Әсәй белән Митрәй халкы ике ел инде Сабантуйны бергә үткәрә