Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Сабантуй мәйданында укытучыларны хөрмәтләделәр

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаганга айдан артты, бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Ниһаять, җиңел сулап, укытучыларга ял итү мөмкинлеге туды. Узган пәнҗешәмбе алар Сабантуй мәйданында зур бәйрәм уздырды - узган уку елына йомгак ясап, һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне, эштә уңыш казанучыларны, ветераннарын хөрмәтләделәр. Бу чарага конкурс игълан ителеп, аңа һәр мәктәп...

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаганга айдан артты, бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Ниһаять, җиңел сулап, укытучыларга ял итү мөмкинлеге туды. Узган пәнҗешәмбе алар Сабантуй мәйданында зур бәйрәм уздырды - узган уку елына йомгак ясап, һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне, эштә уңыш казанучыларны, ветераннарын хөрмәтләделәр.


Бу чарага конкурс игълан ителеп, аңа һәр мәктәп җентекләп әзерләнгән: матур итеп бизәлгән чатырлар корган, милли ашлар әзерләгән. Комиссияне җыр-бию белән каршы алдылар, хан тиремкәенә кадәр ясап, кәнизәкләр муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинны йомшак мендәргә утырттылар. Педагогларның бу гамәле аңлашыла, чөнки район җитәкчелеге тарафыннан мәгариф өлкәсенә игътибар зур, заманча белем һәм тәрбия бирү өчен барлык мөһим шартлар тудырыла. Бу тамаша - рәхмәтләренең бер чагылышы булды.


Әнә, тагын буш кул белән килмәгән Марсель Шәйдуллин, иң-иңнәргә грантлар, дипломнар, Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды.


Конкурсның икенче өлеше - мәктәпләр парады башында бердәм дәүләт имтиханнары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Җиңү бистәсе мәктәбе барды. Беренче өчлеккә Азнакайның 5 һәм 6 нчы мәктәпләре дә кергән.


Ә инде милли уеннар, җыр-бию педагогларны авыр уку елыннан соң онытылып, чын-чынлап ял иттерде.


- Элек без Хрущев урманында шулай учаклар ягып, бәйгеләр игълан итеп, бәйрәм оештыра идек. Менә быел әлеге күркәм традицияне кабат яңартып җибәрдек. Педагогларга шундый хөрмәтләре өчен район җитәкчеләренә ихлас күңелдән рәхмәтлебез, - ди мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәсәнова.


Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Сабантуй мәйданында укытучыларны хөрмәтләделәр