Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үрнәк гаиләләреннән берсе саналган Мортазиннар алтын туйларын каршылады

Алар 1964 елда таныша. Түбән Сукаешка укытырга килгән Роза аш-су остасы, колхозга килүчеләр өчен дә аш әзерләгән Мәрзия апада фатирда тора. Көннәрдән беркөнне төзелеш эшләре буенча хуҗалыкка килгән Зифир белән алар шушы апа йортында таныша. Кызга күзе төшә егетнең. Шул көннән башлап авылга эзен суытмый. Шул ук елны өйләнешеп тә...

Алар 1964 елда таныша. Түбән Сукаешка укытырга килгән Роза аш-су остасы, колхозга килүчеләр өчен дә аш әзерләгән Мәрзия апада фатирда тора. Көннәрдән беркөнне төзелеш эшләре буенча хуҗалыкка килгән Зифир белән алар шушы апа йортында таныша. Кызга күзе төшә егетнең. Шул көннән башлап авылга эзен суытмый. Шул ук елны өйләнешеп тә куялар.

Зифир Мортазин Лениногорский районының Зәй-Каратай авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тик бала чагы гына сугыш елларына туры килеп, бик иртәли авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Офицер әтисе яу кырында һәлак була. Яше җиткәч, Зифир да хәрби хезмәткә алына, аны 6 ел ерак Сахалин җирендә үтә. Туган якларына әйләнеп кайткач, хезмәт юлын тулысы белән архитектура-төзелеш өлкәсенә багышлый. Туктаусыз белемен күтәрә, бай тәҗрибә туплый, күп кенә яхшы белгечләрнең остазына әверелә.

Мортазиннар гаиләсе 1968 елда Азнакайда төпләнә. Шуннан бирле тормышлары шушы төбәк, шәһәребез белән бәйләнгән. Гаилә башлыгы районның баш архитектор дәрәҗәсенә күтәрелеп, җирлегебез үсешенә бар белемен, тырышлыгын бирә. Аның каравы, хәзер матур шәһәребезнең затлы урамнарыннан үткәндә, хезмәтенә һәйкәл булып торган мәгърур йортларга сокланып туя алмый. Җәмәгате Роза исә гомерен балаларга белем биреп, аннары китапханә системасында эшләп үткәрә. Лаеклы ялга чыкканнарына да күптән инде. Икесенең дә хезмәтләре күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнгән.

Бу тату гаилә ике кыз үстереп олы тормыш юлына чыгара. Хәзер инде оныклары, оныкчыкларына куанып яшиләр. Оныкларының берсе юридик белем алып, бүгенге көндә хәрби хезмәттә, икенчесе офицер, Ләйсән физкультура техникумында белем ала, әби-бабасының терәк-таянычы.

Роза һәм Зифир Мортазиннар шушы көннәрдә бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилеен, ягъни алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең үрнәк гаиләләреннән берсе саналган Мортазиннарны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үрнәк гаиләләреннән берсе саналган Мортазиннар алтын туйларын каршылады