Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның пенсионер-бораулаучысы Камилә Галимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Азнакай бораулау эшләре предприятиесе делегациясе шушы көннәрдә үзенең ветераны, яңарак кына 90 яшен билгеләп үткән Камилә Галимуллинаны туган көне белән тәбрикләргә Баулы районының Кызыл Яр авылына барып кайтты. Ишектән безне җыйнак төз гәүдәле, йөзеннән мөлаемлык чаткылары сирпеп торган Камилә апа (әби дияргә тел дә әйләнми) үзе каршы алды. Азнакай бораулаучылары...

Азнакай бораулау эшләре предприятиесе делегациясе шушы көннәрдә үзенең ветераны, яңарак кына 90 яшен билгеләп үткән Камилә Галимуллинаны туган көне белән тәбрикләргә Баулы районының Кызыл Яр авылына барып кайтты.


Ишектән безне җыйнак төз гәүдәле, йөзеннән мөлаемлык чаткылары сирпеп торган Камилә апа (әби дияргә тел дә әйләнми) үзе каршы алды. Азнакай бораулаучылары уздырган тантаналарда, Җиңү бәйрәмнәрендә әледән-әле очрашып, аралашып торган күптәнге дусты - предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Резеда Харисова белән якын туганнардай кочаклашып күрешкәннән соң, уртак танышларны барлау, аларның хәл-әхвәлләрен белешү китте...


Тормыштан ямь, әңгәмәдән тәм таба белүче чая, җор телле булып чыкты безнең Камилә апабыз. Үзе турында сөйләгәндә авызыннан бер кәлимә генә дә зарлану сүзе чыкмады, гел күңелле мизгелләрне генә искә алды ул. Югыйсә, озын-озак гомер юлында нинди генә авырлыкларга юлыгырга, нинди генә каршылыкларны кичәргә туры килмәгәндер аңарга?!


...Хәзерге Баулы районының Кызыл Яр авылы крестьяны Фәтхулла Галимуллин гаиләсендә 1923 елның җәй азакларында беренче бала булып дөньяга килә ул. Туган авылы мәктәбенең 7 сыйныфын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган, укырга һәвәс, зирәк кыз урта белемне Баулыда ала. Нәкъ шул елны Ватан сугышы да башлана. Ир-ат укытучылар хәрби хезмәткә китә башлыйлар. Аларның урынына кичәге укучылар - яшь кызлар килә. Камилә дә алар арасында була: җидееллык совхоз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1943 елның апрелендә аны да Кызыл Армиягә чакыралар. Шәфкать туташлары хәзерли торган кыскартылган курсларны узганнан соң, кызны Казандагы 1671 нче эвакуация госпиталенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Анда ул сугыш беткәнчегә - 1945 елның 18 маена кадәр хезмәт итә. Үз районына әйләнеп кайткач, өзелеп торган укытучылык эшен дәвам итә.


Татарстан нефтенең зур күтәрелеш алган 60 нчы еллары башында ул "Татбурнефть" трестының энергия хуҗалыгы конторасына электромонтер булып эшкә урнаша, буровойларны электр энергиясе белән тәэмин итә. Шуннан алып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, аның хезмәт биографиясе Азнакай буровиклары белән тыгыз бәйләнә.


...Гомер иткән шәһәрен калдырып, туган авылына, кендек каны тамган нигезенә, энесенең улы Булат һәм килене Фәридә гаиләсенә кайтып төпләнүенә дә инде 10 ел тулган.


-Бу йортта 23 ел килен булып торам, Камилә ападан бер генә дә авыр сүз ишетмәдем. Азнакайда яшәгән елларында да еш кайта иде. Безгә, калган туганнарга да гел ярдәмләшеп торды. Кызларыбызны үстереште. Төпчегебез Рәзинә бәләкәйдән аның каравында булгангамы, ул аны әбиләрем арасында иң яратканы, дип йөртә, - ди Фәридә. - Гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе ул!


Аның сүзләрен Камилә апаның сеңлесе Розаның кызы Әлфия куәтли:
-Бөтерчек кебек ул безнең. Моңарчы бер минут та тик тормады, безгә дә тынгылык бирмәде. Хәл белергә кергән арада да күрсәтмәләрен бирергә өлгерә. Җәен йорт эшләрендә булышса, урманга җиләккә, дару үләннәре җыярга йөрсә, кышын келәм чикте, безне, балаларыбызны да шул шөгыльгә өйрәтте.


...Безне озатырга урамга кадәр Камилә апа үзе дә чыкты.
-Мондый оҗмахта яшәгәндә бакыйлыкка күчү гөнаһ булыр, дип көлдерәм күршеләрне, - ди ул, елмаеп. - Бу дөньяның иң бәхетлесе - миндер!


Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның пенсионербораулаучысы Камилә Галимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар