Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Пар канатлар” клубы парлаштыра

ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче "Пар канатлар" клубы советы чираттагы утырышында районыбызда яшәүче буйдаклар, әлегәчә парын таба алмаган ялгызаклар мәсьәләсен күтәрде. -Мәсьәлә җитди һәм аны Президент үзе дә күтәреп чыкты, - диде утырышны алып барган "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаева. - Гаилә кыйммәтләрен балаларыбызга кечкенәдән үк аңлатып үстерергә тиешбез....

ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче "Пар канатлар" клубы советы чираттагы утырышында районыбызда яшәүче буйдаклар, әлегәчә парын таба алмаган ялгызаклар мәсьәләсен күтәрде.

-Мәсьәлә җитди һәм аны Президент үзе дә күтәреп чыкты, - диде утырышны алып барган "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаева. - Гаилә кыйммәтләрен балаларыбызга кечкенәдән үк аңлатып үстерергә тиешбез. Уртак тормыш коруга өлкән сыйныфларда ук әзерли башлап, кызлар-егетләр белән төрле чаралар, очрашулар оештыру зарур. Озак еллар бергә гомер иткән райондашларны яшьләргә танытып, эчтәлекле кичәләр үткәрүне өр-яңадан җанландырып җибәрәсе бар. Авылларда яшәүче әлегәчә гаилә кора алмый йөрүчеләргә дә безнең ярдәм кирәк. Боларның барсы да эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре.

Әлбәттә, монда бөтен төр өлкә - медицина, мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр учреждениеләре, лидерлары, авыл җирлекләре советлары бергәләп, хезмәттәшлектә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

Утырышта аерылышу очракларының да арта баруы, яшь гаиләләр белән дә максатчан эш алып барылырга тиешлегенә басым ясалды һәм конкрет бурычлар билгеләнде.

Буйдаклар, ялгызлар игътибарына янә искәртәбез: ЗАГС бүлеге каршындагы "Пар канатлар" клубы сезне үзенә чакыра. Бу проблемага битараф калмаган райондашлардан да ярдәм, тәкъдим-фикерләр көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Пар канатлар” клубы парлаштыра