Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Митрәй авылында ишегалды бәйрәме узды

Районыбызда матур гадәткә кереп барган урам бәйрәмнәренең берсе 23 август көнне Митрәй авылының Тау асты урамында гөрләп үтте. Тын гына агылган Авыл көе әлеге урамда яшәүчеләрне, аннан тамырланып чыкканнарның олысын-кечесен бергә җыйды. Балачакларын, яшьлекләрен, туган нигезләрен сагынып кайткан авылдашлар, туган-тумачалар, якташлар, дус-ишләр очрашып күреште, истәлекләр белән уртаклашып, матур хатирәләргә чумды....

Районыбызда матур гадәткә кереп барган урам бәйрәмнәренең берсе 23 август көнне Митрәй авылының Тау асты урамында гөрләп үтте. Тын гына агылган Авыл көе әлеге урамда яшәүчеләрне, аннан тамырланып чыкканнарның олысын-кечесен бергә җыйды. Балачакларын, яшьлекләрен, туган нигезләрен сагынып кайткан авылдашлар, туган-тумачалар, якташлар, дус-ишләр очрашып күреште, истәлекләр белән уртаклашып, матур хатирәләргә чумды. Урам үзенә кайткан кунакларын бизәлеп, чәчәкләргә күмелеп каршылады.

Бәйрәм кичәсен урамыбызда яшәп, хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән әрвахлар рухына Әнвәр муллабыз изге догалары белән башлады.

Әлеге чарага халыкның сөенечен уртаклашырга Әсәй авыл җирлеге башлыгы Рашат Шәйхетдинов та килгән иде. Ул район хакимияте урынбасары, Әсәй авыл җирлеге Советы депутаты Наҗәт Нәгыймовның да тәбрик сүзләрен тапшырды.

Бәйрәмнең рәсми өлешен җылы һәм эчтәлекле итеп алып барган Митрәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Идиятова авылга ямь биреп, нигезләрен саклап, гөрләп яшәп ятучы уңган, булган һәр гаиләгә зур рәхмәт хисләрен әйтеп, авылдашлары белән ихлас горурланды. Бу көнне бүләкләүләр дә бихисап булды. Әлеге урамда туып, бүген ата-ана нигезен саклап, ялгызы 4 бала тәрбияләүче Рөстәм Хәниевкә авыл җирлеге башлыгы район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин исеменнән бозау алу өчен сертификат тапшырды. Урамның иң өлкән кешесе Камилә апага, август аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә, Миләүшә һәм Илнар Латыйповларны кызлары туу белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң сөендергәне, яшьләребезнең уңышлары: быел мәктәпне "4", "5" билгеләренә тәмамлаган Раил Гәрәевкә шушы урамда туып-үскән Закуан Идрисов изге теләкләр юллап, бүләген тапшырды. Әйтергә кирәк, Тау асты урамы элек-электән тату, киң күңелле, бердәм, ярдәмчел, кунакчыл халкы белән аерылып торды. Бәхеткә, алар әле һаман бу күркәм сыйфатларын җуймый, буыннан-буынга мирас, әманәт итеп тапшырып килә. Авылыбызда әби-бабасы, әнисе тәрбиясендә тәрбияләнүче сабый Илһам Вәлиевне дәвалау өчен җыелган матди ярдәм моның ачык мисалы.

Кичә үзешчәннәребез чыгышлары, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Бәйрәм әнә шулай тойгылар тирәнлеге, мөнәсәбәтләр күркәмлеге белән таң атканчы дәвам итте. Ул кичке табигать хозурлыгы, табыннар муллыгы, тәмле пылау белән дә истә калды. Ә авылдашлар шатлык-сөенечләрен яшерми, болай зурлаганнары, әлеге чараны оештырган мәдәният хезмәткәләренә, матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, җитәкчеләргә кабат-кабат үзләренең чиксез рәхмәт хисләрен җиткереп, кабат очрашулар көтеп саубуллашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Митрәй авылында ишегалды бәйрәме узды