Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер

Яңа уку елы башлануга да санаулы көннәр калды. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең әзерлеген тикшерде. - Комиссия барлык учреждениеләрне дә әзер дип тапты. Аеруча гимназия, Актүбәнең 2 нче, Чубар Абдул, Әсәй, Сухояш мәктәпләренең, Җиңү бистәсе, Азнакайның 12 һәм 18...

Яңа уку елы башлануга да санаулы көннәр калды. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең әзерлеген тикшерде.

- Комиссия барлык учреждениеләрне дә әзер дип тапты. Аеруча гимназия, Актүбәнең 2 нче, Чубар Абдул, Әсәй, Сухояш мәктәпләренең, Җиңү бистәсе, Азнакайның 12 һәм 18 нче балалар бакчаларының әзерлеген бик яхшы дип билгеләп үтте, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.


Быел райондагы 4 мәктәп капиталь ремонт программасына кергән иде. Кәкре Елга һәм Актүбәнең 2 нче мәктәпләре яңа уку елына тулысынча яңартылган, ә 6 нчы мәктәп белән Җиңү бистәсе мәктәбендә эшләр 25 августка төгәлләнергә тиеш.


Капиталь ремонтка республикадан 64 млн сумга якын акча бирелсә, агымдагы ремонтларга район бюджетыннан 5 млн. сумнан артык акча тотылган. Шулай ук федераль бюджеттан "Уңайлы мохит" программасы буенча шәһәребезнең 2 һәм 7 нче мәктәпләрендә 5 млн 572 мең сумлык эшләр башкарылган.


Шулай ук мәгариф өлкәсенә нефтьчеләрнең ярдәме дә зур. Быел 9 балалар бакчасына "Татнефть" ААҖ капиталь ремонт үткәрүдә булыша.


26 августта укытучыларның август конференциясе уза. Аннан соң мәгариф идарәсе укыту-методик эшләр буенча мәктәпләрне кабул итү үткәрәчәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер