Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның "Кыңгырау" балалар бакчасына ветераннар килде

"Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләргә патриотик тәрбия бирү максатларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Тынычлыкның туган көне" дигән проект эшләде. Аның буенча без дәресләрдә татар һәм рус язучыларының сугыш темасына язылган әсәрләрен, җырлар, биюләр өйрәндек, музейга, Мәңгелек ут һәйкәленә экскурсия ясадык. Район һәм шәһәр ветераннар советыннан кунаклар чакырып, аларны бакчабыз...

"Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләргә патриотик тәрбия бирү максатларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Тынычлыкның туган көне" дигән проект эшләде.

Аның буенча без дәресләрдә татар һәм рус язучыларының сугыш темасына язылган әсәрләрен, җырлар, биюләр өйрәндек, музейга, Мәңгелек ут һәйкәленә экскурсия ясадык.

Район һәм шәһәр ветераннар советыннан кунаклар чакырып, аларны бакчабыз белән таныштырдык, балалар өлкәннәргә җырларын, шигырьләрен, биюләрен һәм үз куллары белән ясаган эшләрен бүләк итте.

Ветераннар үзләренең авыр сугыш чоры балачакларын искә төшерделәр, тынычлыкның кадерен белергә чакырдылар.

Гөлсәрия Садыйкова, София Сафина, Зилә Шәйхвөлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның "Кыңгырау" балалар бакчасына ветераннар килде