Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайның Кәтем авылында кичке Сабантуй гөрләде
Кәтем авылында кичке Сабантуй берничә ел рәттән үткәрелә. Быел да авыл клубы каршындагы мәйданга халык күп җыелды. Сәүдә палаткалары, балаларга уен җайланмалары эшләде. Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанөв хезмәттә генә түгел, шәхси тормышларында да үрнәк гаиләләрне атап, рәхмәтен җиткерде. «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипөв хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды....
Кәтем авылында кичке Сабантуй берничә ел рәттән үткәрелә. Быел да авыл клубы каршындагы мәйданга халык күп җыелды. Сәүдә палаткалары, балаларга уен җайланмалары эшләде.
Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанөв хезмәттә генә түгел, шәхси тормышларында да үрнәк гаиләләрне атап, рәхмәтен җиткерде. «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипөв хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
Кичке сабантуй концерт, уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Кайткан кунаклар да җитезлектә, өлгерлектә үзләрен сынап карады. Зурлар да, балалар да - берсе дә бүләксез калмады.
Кәкре Елга һәм Кәтем авыллары үзешчәннәре Сабантуйны җыр-моңга күмде. Кәтемдә туып үскән «Хәтирә» ветераннар ансамбле солисты Мәхдүлә Губина чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Әнә шулай кече авыл Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң ял итеп алырга мөмкинлек тудырды, ничә ел күрешмәгән туганнарны бергә җыйнады.
Гөлфия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев