Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның кредит үзәкләре бурычлы клиентларын судка бирә

Гадәти булмаган бер танышым бар. Аның бүген үк матур итеп яшисе килә: кыйммәтле машинада йөрисе, затлы киенәсе, диңгез буена ял итәргә барасы... Шуңа күрә ул бер банктан кредит ала, аны түләр өчен икенчесеннән, өченчесеннән... Үзе дә очын югалтты бугай инде. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, процентка акча бирергә атлыгып торучылары да...

Гадәти булмаган бер танышым бар. Аның бүген үк матур итеп яшисе килә: кыйммәтле машинада йөрисе, затлы киенәсе, диңгез буена ял итәргә барасы... Шуңа күрә ул бер банктан кредит ала, аны түләр өчен икенчесеннән, өченчесеннән... Үзе дә очын югалтты бугай инде. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, процентка акча бирергә атлыгып торучылары да адым саен бит аның хәзер.


Әмма һәр нәрсәнең бер чиге була. Әле күптән түгел күз яшьләрен түгә-түгә уфтанды:


- Машинаны да, фатирны да сатмый булмас, хәлләрем бик мөшкел, бар яктан кысалар, яныйлар, өч миллионга якын әҗәтем җыелды, - ди.


Ярый әле ул ялгыз хатын. Ә бит кредит сазлыгына чумган күпме балалы гаиләләр бар!


- Телевизордан гына башлаган идек, югыйсә. Аннан кер юу машинасы, фатирга ремонт өчен алдык. Шуннан китте дә китте инде. Ирем дә, үзем дә эшләгәндә түләп килә алдык. Кинәт кенә ирнең эше бетте, минем хезмәт хакы ашарга да вак-төяккә генә җитә. Кредит түлибез дип, коммуналь хезмәтләргә муеннан әҗәт җыелды, - ди бер яшь ханым.


Дөньясы алдавыч шул бигрәк. Ул телевизордан, радиодан, газетадан ниләргә генә реклама ясамыйлар, почта әрҗәләре ымсындыргыч төсле кәгазьләр белән тулган. Бар да "кредитка", "беренче взностан башка" дип чакыралар.


Алып торуы рәхәт, кайтаруы авыр акчаны. Эшләп торганда, бер караганда, әллә ни куркынычы да юк сыман кредитның. Бөтен дөньясы шуңа корылган бүгенге көндә. Кем белән сөйләшсәң дә: "Кредитка машина алдык", "Ипотекага фатир алдык", - ди. Шуңа күрә Аллаһтан исәнлек-саулык сорарга гына кала. Әмма исламда кредит бирү дә, алу да зур гөнаһ санала. Берәүләрнең процентлар хисабына баюына, икенчеләрнең кабалага төшүенә дин катгый каршы.


Ә әҗәтләрен вакытында түли алмаучыларны ни көтә соң?


-Андыйларны судка бирәбез, - дип аңлатты бер кредит үзәге белгече. - Әлбәттә, кредит алучы өчен бу бер дә яхшы нәрсә түгел. Беренчедән, аңа барлык суд чыгымнарын да түләргә туры киләчәк. Моның өстенә һәр соңарган көн өчен пеня бара. Процентлары төрле банкта төрлечә. Бездә, мәсәлән, 1 процент. Икенчедән, клиент үзенең кредит тарихын пычрата, аңа башка бер генә банк та ышанып акча бирмәячәк.


Кредит алучыны җиз иләктән үткәрүгә карамастан, банкларны төп башына утыртырга хыялланучылар да табылып тора икән.


-Кайберәүләр түләмәс өчен план корып, кредит ала. Безнең тарихта да булды андый бер ханым. Әмма килешү төзелгән икән, җаваплылыктан берничек тә качып котыла алмыйсың. Бүгенге көн белән генә түгел. Килер шундый бер чак, акча кирәк булыр, ә бирергә ризалашучы табылмас, - ди банк хезмәткәре.


Кредит тарихына бик исләре китми торган микрофинанслау оешмалары бар анысы, әмма аларда процентлар артык югары һәм зур суммага өметләнеп булмый. Саламга ябышкан - суга баткан кебегрәк килеп чыга инде мондый оешмалардан акча алу.


Шуңа күрә банк ишеген шакыганчы, "Кереңнән алда чыгарыңны уйла" дигән мәкальне искә төшерү бер дә комачауламастыр.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның кредит үзәкләре бурычлы клиентларын судка бирә