Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Кәкре-Елга авылында модульле ветеринария пункты ачылды (ФОТО)

Азнакайның Кәкре-Елга авылында республика программасы буенча модульле ветеринария пункты ачылды. Каян ишеткән диген, Раил инде дәваларга песиен дә күтәреп килгән. Әмма кеше бик күп булгач, песи чыгып качты, ә малай елый башлады. БАШКА ФОТОЛАРНЫ МОНДА БАСЫП КАРАГЫЗ - Елама, - дип юатабыз аны. - Хәзер нәни дусларыңны дәвалар өчен "шифаханә"...

Азнакайның Кәкре-Елга авылында республика программасы буенча модульле ветеринария пункты ачылды.

Каян ишеткән диген, Раил инде дәваларга песиен дә күтәреп килгән. Әмма кеше бик күп булгач, песи чыгып качты, ә малай елый башлады.

БАШКА ФОТОЛАРНЫ МОНДА БАСЫП КАРАГЫЗ

- Елама, - дип юатабыз аны. - Хәзер нәни дусларыңны дәвалар өчен "шифаханә" гел эшләп торачак. Кайчан кирәк шунда килеп, "Айболит"ка күрсәтерсең. Алай гына да түгел биредә яраткан этең, куяныңны да алып килергә була әле.

- Бик зур сөенеч инде бу, - ди күпләп мал асраучы Илгизәр Шакирҗанов, - Кеше кебек үк мал да чирләми тормый бит. Әле бер көн малкаемның җилеме камышка киселеп кайткан иде. Бозаулаганда да төрле хәлләр булып тора. Хәзер исә тиз генә дәвалый башларга мөмкинлек туа. Авыруны вакытында дәваларга кирәк. Малны югалту - гаилә өчен зур чыгым ул.

- Моннан болай авыл буйлап ветеринар табиб эзләп йөрисе булмас инде. Аларның фермада да эшләре бик күп бит. Урыны, эш вакыты билгеле булгач, бик уңайлы, - дип сүзгә кушыла алдынгы сыер савучы Светлана Сәлахова.

Сыерларын "җитәкләп" каядыр юл тоткан Лена апа һәм Рәхимҗан ага Гайнуллинарга да сүз каттым:

- Әллә кайчан кирәк иде инде бу. Хәзер кечкенә генә бер дару артыннан Азнакайга ук барасы, ветврвч эзләп йөрисе булмас. Республикабыз, район җитәкчеләренең үз хуҗалыгында мал асраучы гади халык турында ныклы кайгыртучанлык күрсәтүе инде бу. Рәхмәттән башка бер сүз дә юк.

Рәхимҗан аганың сүзләрендә хаклык зур. Авылларда ветеринарлар булса да, алар иң беренче чиратта хуҗалык фермаларында эшлиләр, эре инвесторларның исә шәхси хуҗалыклардагы мал-туарны дәваларга вакыты да юк. Ә шәхси хуҗалыкларда элеккечә бер генә савым сыер асрамыйлар, гаилә фермалары күбәйгәннән-күбәя бара. Шуңа да җирле ветеринарлар бик тә кирәк ул хәзер.

Изге ураза аенда төзек, матур һәм күпләп мал асраучы халкы булган ( Республика программасы буенча ветпунктлар нәкъ менә күп мал асраучы авылларда төзелә) Кәкре Елга авылында изге дога авазлары яңгырады. Фәһим хәзрәт ветпункт ачылуга әнә шулай хәер-фатихасын бирде.

Ветеринария пункты ачылу тантанасына муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, элеккеге хакимият башлыгы Әнәс Исхаков килгән иде. Алар җөмһүриятебез җитәкчелегенең, әлеге дәваханәне төзүдә, эшне оештыруда үз өлешләрен керткән оешма-предприятиеләрнең гамәлләрен хуплап, ветеринария пунктының уңышлы эшләвен теләделәр.

- Азнакай - бөтен республиканы тәэмин итеп торучы фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктларының туган җире, - дип Алмаз Хисаметдинов азнакайлыларның данын тагын да күтәреп җибәрде. Әнә шулай үзебезнең "Нефтемаш" заводында эшләнгән модульле биналар елдан-ел киң кулланылыш ала бара.

Тасманы кисеп, бинага узучылар уңайлыкларны үз күзләре белән күрделәр. Участок ветеринар табиб кабинетында тәҗрибәле табиб Лариса Павлова каршы алды. Аптека, ясалма орлыкландыру пункты, вак йорт җәнлекләренә медицина ярдәме күрсәтү клиникасы - һәммәсе мал-туар, кече туганнарыбызны дәвалау өчен хәзер.

- Шундый ук уңайлы ветпунктлар киләчәктә (программа 3 елга исәпләнгән) Тымытык, Чалпы, Актүбә, Урманай авылларында төзеләчәк. Тымытыктагысына нигез салынды инде, - дип сөендерде Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Әхмәтшин. Димәк, бәхет Кәкре Елга авылыннан Раилгә генә түгел, башка балаларга да елмая. Кече дусларын үзвакытында дәваларлар алар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның КәкреЕлга авылында модульле ветеринария пункты ачылды (ФОТО)