Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Кедр” берләшмәсенә йөрүчеләр кышкы походка барды

Балалар иҗат үзәгенең «Кедр» берләшмәсенә йөрүче укучылар Стәрле елгасы буендагы нарат урманына походка бардылар. Күбесе өчен бу кышкы беренче чын сәяхәт булды. Балалар салкыннан да курыкмадылар, 2 чакрым араны җәяүләп үтеп, 2012 елда ук үзләре төзи башлаган экстрим-шәһәрчекне кардан чистарттылар, учак ягып, аның янында җылындылар. Монда агачка менү өчен ясалган...

Балалар иҗат үзәгенең «Кедр» берләшмәсенә йөрүче укучылар Стәрле елгасы буендагы нарат урманына походка бардылар. Күбесе өчен бу кышкы беренче чын сәяхәт булды. Балалар салкыннан да курыкмадылар, 2 чакрым араны җәяүләп үтеп, 2012 елда ук үзләре төзи башлаган экстрим-шәһәрчекне кардан чистарттылар, учак ягып, аның янында җылындылар. Монда агачка менү өчен ясалган баскычлары да, төшү өчен көйләнгән бау да бар. Хәтта кызлар да наратка менеп карадылар. Аннан укучылар разведчиклар булып уйнадылар: командаларга бүленеп, урманда яшеренделәр һәм бер-берсен эзләделәр.

Кышкы походка ныклап әзерләнергә кирәк. Җылы кием, аякта - итек яки махсус туристик ботинкалар, ике пар бияләй булу шарт. Кайнар чәй белән учак кына коткармаячак, даими хәрәкәт итәргә кирәк.

Киләсе занятиеләрдә укучылар итекләренә кар кермәс өчен фонариклар тегәргә булдылар. Походтан һәрберсе күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр алып кайтты.

Мәрьям Гыйлманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев