Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның кайбер фермаларында терлекчелеккә игътибарны киметкәннәр

Әллә инде бөтен булган көчне урып-җыюга бирәләр, Азнакайда кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре терлекчелеккә игътибарны бермә-бер киметкәннәр. Моны "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Үчәлле бүлекчәсендә (җитәкчесе -Винарис Мифтахов) ачык күрергә була. Биредә терлекчелек тармагы бик начар торышта. Бүлектә көндәлек савым 1863 килограмм гына тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда...

Әллә инде бөтен булган көчне урып-җыюга бирәләр, Азнакайда кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре терлекчелеккә игътибарны бермә-бер киметкәннәр.

Моны "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Үчәлле бүлекчәсендә (җитәкчесе -Винарис Мифтахов) ачык күрергә була. Биредә терлекчелек тармагы бик начар торышта. Бүлектә көндәлек савым 1863 килограмм гына тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1172 килограммга азрак. Бер сыерга савып алынган сөт күләме 7,2 кг, район буенча бу күрсәткеч - 14,5 кг. Җәмгыять җитәкчелеге, баш белгечләр бирегә килеп тә карамыйлар, ахры. Юкса, мондый ук башбаштаклыкка юл куелмас иде.

Җәй көне бозауларга черек печән ашаталар. Минераль азык бөтенләй юк, су эчертү оештырылмаган, салам кертелмәгән. Яңа туган бозау аслары пычрак, җыештырылмаган. Ясалма орлыкландыру технигы була торып, кардада үгез тора. Чүп-чар белән тулган читлеккә ябылган бу үгезнең алдында азык та, су да юк. Җанны иң әрнеткәне: үлгән бозауның аунап ятуы. Ветеринар хезмәткәр нәрсә карый икән? Шулай ук авыру, аксак сыерлар да игътибарны җәлеп итә.

Биредә эшне тамырдан үзгәртү зарур. Бозауларга сыйфатлы печән, салам, минераль азык бирергә, даими су эчертүне оештырырга, үгезне исә аерым бер кешегә беркетергә кирәк. Рейд барышында "Азнакай" АФ" җитәкчелегенә һәм баш белгечләргә терлекчелеккә игътибарны бермә-бер арттырып, фермаларда дежурлык оештырырга тәкъдим ясалды.

Шул ук җәмгыятьнең "Алга" бүлекчәсендә дә (Якты Күл җәйге лагере) бозаулар алдында черек печәнгә тап булдык, салам юк.

"Закирова" КФХсының җәйге лагеренда да терлекчелеккә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелә дип әйтеп булмый. Биредә көтүне төшке ашка кадәр генә көтәләр. Кардада салам да, тоз да юк, малларга даими су эчертү оештырылмаган. Бозауларга сыйфатсыз печән ашаталар.

Көндәлек тере акча кертүче тармак буларак, биредә дә терлекчелеккә карашны тамырдан үзгәртергә кирәклеге әйтелде. Моның өчен яшь бозауларны сыйфатлы терлек һәм минераль азык белән тәэмин итәргә, көтүне җайга салырга, даими рәвештә су эчертүне оештырырга һәм белгечләргә контрольне көчәйтергә генә кирәк.

Уңай күренешләрдән: фермаларда ремонт эшләре бара, сөтүткәргечләр уздыралар, биналар дезинфекцияләнгән, агартылган.

Булган, оештыра белгән җитәкченең эше кайда да "пешә" аның. "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсендә (Радик Мортазин) фермаларда ремонт эшләре гөрләп бара. Кукуруздан яшел конвейер оештырылган. Тулаем савым 5373 кг тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 586 килограммга күбрәк. Бер сыерга 17,9 кг сөт туры килә.

Шундый ук уңай үзгәрешләрне "Кәримов" КФХ да күрергә була. Көндәлек савым 6001 кг (узган елдан 620 килограммга күбрәк) тәшкил итә.

Бер сыерга 15 кг сөт савыла. Көтүне көндезге 14.00 сәгатькә кадәр генә көтәләр. Аннан соң, туйганчы яшел азык (кукуруз) ашаталар. Кардаларда җитәрлек күләмдә печән хәзерләнеп куелган. Маллар алдында һәрдаим минераль азык, су булып тора. Фермада ремонтны ай азагына тәмамлау бурычы куелган. Видеокамера аша күзәтү алып барыла, дежурлык оештырылган, җитәкче һәм белгечләрнең эше җайга салынган.

Терлекчелек - бик үзенчәлекле тармак. Малларга тиешле игътибар булганда, җан җылысын биреп эшләгәндә генә табыннарыбызда икмәк янында ите-сөте дә булыр.

Рәфис ГЫЙЛӘҖЕВ, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты;

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, махсус хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның кайбер фермаларында терлекчелеккә игътибарны киметкәннәр