Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның кайбер авыл хуҗалыкларында мөмкинлекләр кулдан ычкындырыла

Бүгенге көндә иң мөһиме - булган печәнне тизрәк җыю. Бер үк вакытта яшел конвейердан нәтиҗәле файдаланып, терлекләрдән күбрәк продукция алу. "Таллы Бүләк" хуҗалыгы басуларында шәфакътан-шәфакъкача кызу эш бара. 700 гектар мәйдандагы күпьеллык үләнне беренче катка чабуны төгәлләп киләләр. Инде җыйнак рулоннарда 100 тоннадан артык яхшы сыйфатлы люцерна, костер печәне хәзерләнеп,...

Бүгенге көндә иң мөһиме - булган печәнне тизрәк җыю. Бер үк вакытта яшел конвейердан нәтиҗәле файдаланып, терлекләрдән күбрәк продукция алу.


"Таллы Бүләк" хуҗалыгы басуларында шәфакътан-шәфакъкача кызу эш бара. 700 гектар мәйдандагы күпьеллык үләнне беренче катка чабуны төгәлләп киләләр. Инде җыйнак рулоннарда 100 тоннадан артык яхшы сыйфатлы люцерна, костер печәне хәзерләнеп, кышкы сакланышка урнаштырылган. Сенаж салуга керешкәннәр, базлары чистартылган.


- Хуҗалыктагы савым сыерлар тулысынча яшел конвейерда, тулы шартлар тудырылып, туя ашатылгач, һәр сыердан берәр потка якын сөт савыла. Бер үк вакытта ферма биналарын ремонтлау, реконструкцияләү дә оешкан төстә бара, - ди хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.


Кызганыч, хуҗалыкларда иң уңайлы мөмкинлекләр кулдан ычкындырыла. Бу бигрәк тә "Азнакай"АФ" җәмгыяте хуҗалыкларына кагыла. Биредә әле техниканы ремонтлау эшләре дә төгәлләнмәгән. Күпьеллык үләннәрне беренче катка чабып алу вакыты да чыга. Уңыш болай да начар, үләннәр курага әверелеп килә дигән сүз...

"1 Май" бүлекчәсендә яфрак азык, дару үләннәре себерке итеп күләгәгә эленгән, ләкин башка бүлекчәләрдә бу эш оештырылмаган. "Урманай" бүлекчәсендә иске "Полесье" комбайнын ремонтлыйлар гына иде. Өлгергән күпьеллыкларны чабарга мөмкинлек булмагач, иң күп савым вакытында сөт күпкә ким. Күктәкә бүлекчәсендә дә техника шушы вакытка кадәр ремонттан чыкмагач, савым сыерларга яшел масса чабып ашату мөмкинлеге чикләнә. Тымытык бүлекчәсендә дә шул ук хәл.


Эш, әлбәттә, җитәкченең ничек оештыруына бәйле. Сарлы бүлекчәсендә моның ачык мисалы: аның җитәкчесе Винарис Мифтахов урак техникасын алдан ремонтлатып, печәнгә бердәм төшкәннәр.

Күпьеллыкларны чабып төргәкләүдә 8 техника катнаша һәм эш көнендә 50 шәр тонна яхшы сыйфатлы печән хәзерләнә. Бер үк вакытта терлекләр яшел конвейер белән тәэмин ителә, сөт савып алу да узган елгыдан 1,5 тоннага артык.


Көтүне тулыландыру өчен 106 баш тана әйбәт көтүлекләрдә йөртелә, - ди агрофирманың баш зоотехнигы Наил Гәрәйшин.


Әлбәттә иң мөһиме - терлек азыгының сыйфаты. Ләкин азык үрнәкләренең лабораториядә тикшерү нәтиҗәләрен беркайда да күрмәдек. Бу эшне тизрәк җайга салырга кирәк.


Әсгать СӘГЫТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның кайбер авыл хуҗалыкларында мөмкинлекләр кулдан ычкындырыла