Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Камышлы авылы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бишенче ел рәттән Камышлы авылы җыенга кунаклар җыя. Быел ул бераз соңрак, көннәр көзгә авышкач үтте, әмма һич тә Сабантуйлы җәй ямен җуймады. Бу көнне авыл үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте, ә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуы бәйрәмгә икеләтә тантана төсмерен өстәде. Урман кочагына сыенып утырган Камышлы миңа...

Бишенче ел рәттән Камышлы авылы җыенга кунаклар җыя. Быел ул бераз соңрак, көннәр көзгә авышкач үтте, әмма һич тә Сабантуйлы җәй ямен җуймады. Бу көнне авыл үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте, ә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылуы бәйрәмгә икеләтә тантана төсмерен өстәде.

Урман кочагына сыенып утырган Камышлы миңа җәннәтнең бер почмагы кебек тоелды. Кечкенә булса да, бар йортлары төзек, бизәкләп, аллы-гөлле төсләргә буяп эшләнгән. Авыл уртасыннан инеш ага, бөдрә талларында таңнарда сандугачлар өздереп сайрый, камышлары аларга кушылып шаулый торгандыр. Яңа салынган мәчетеннән көн дә азан тавышы яңгырап, кешеләр күңеленә иман нурлары сибәдер.

- Мин килен булып төшкәндә салам түбәле өйләр иде авылда. Хәзер сокланып карап туймаслык һәр йортка. Балалар матурлый авылны. Бигрәк тә авылдашбыз Миргазиян Динмөхәммәтовка рәхмәтләр яусын, аның тырышлыгы белән юллы да, мәчетле дә булдык, инде менә Мәдәният йортын ремонтладылар, - ди озак еллар зоотехник, ферма мөдире булып эшләгән Гөлүзә апа Ибраһимова.

Һәр ел саен Казаннан эстрада йолдызларын чакырып җыен оештыру да - Миргазиян Динмөхәммәтов эше.

- Авыл яшәсен өчен тырышам, көчтән килгәнчә ярдәм итәм. Яшьләр кайтсын иде бирегә! - ди ул тыйнак кына.

Шушы җирлектән район Советы депутаты буларак, халыкны сулы итү, урамнарны яктырту, Мәдәният йортын ремонтлау буенча да район башлыгы бүлмәсеннән чыкмаган. Бүген исә авыл урамнары таш юллы, өйләр - сулы. Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәдәният йортын төзекләндереп бетерергә тагын 300 мең сумлык сертификат бүләк итте һәм төзелеш эшләрен башкаручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Авылда һәр ел саен яңалык булып тора, һаман саен югарырак күтәреләбез, - ди мәдәният йорты директоры Люция Закирова чын күңелдән уңай үзгәрешләргә куанып.

Аксакаллар да кече авылларга шундый игътибар биргәннәре өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләр укыды.

Ә урман аланында җыен гөрли. Кай тарафлардан гына ишетеп килмәгәннәр!

-Әниемнең дуслары биредә яши. Безнең авылда да быел яңа клуб ачтылар. Китапханәсе дә, почтасы һәм ФАП бар. Камышлылар өчен шатмын, - ди Минзәлә районы Калморза авылыннан Рәзилә Ярмиева.

Җыр-моң астында милли уеннар кызганнан-кыза. Кояш офыкка тәгәрәп, караңгылык эленгәнгә дә карамыйлар, кем бил алыша, кем гер күтәрә, кем кул көрәштерә...

- Туган авыл гел үзенә тартып тора, ел да җыенга кайтырга тырышабыз. Читкә киткән авылдашлар кабат Камышлыга тартыла. Түбән Камадагы энем төп йортны яңарта, аның улы агачтан бик матур итеп йорт җиткерде. Зиратларны чаган баскан, юлыннан кермәле түгел иде. Хәзер анда һәр яз саен өмәләр оештырыла, юлы да рәтләнде, - ди Бибигайшә Бәдретдинова.

Әнә шулай үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшиләр Камышлыда. Таяныр ноктасы, кайгыртыр кешесе булган авыл бәхетенә күпләр көнләшкәндер бу көнне.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Камышлы авылы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте