Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ир-егетләре ил сагында

20 декабрь көнне Азнакайның 23 егете хәрби хезмәткә китте. Бу - көзге чакырылышның иң зур төркеме. Егетләребезнең күпчелеге төрле уку йортларын тәмамлап белгечлек алган. Быелгы көзге чакырылышта районның 90 егете армия сафларына алынды. Шунсын әйтергә кирәк, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге азнакайлылар турында частьлардан бары тик мактау сүзләре, рәхмәт хатлары гына...

20 декабрь көнне Азнакайның 23 егете хәрби хезмәткә китте. Бу - көзге чакырылышның иң зур төркеме. Егетләребезнең күпчелеге төрле уку йортларын тәмамлап белгечлек алган. Быелгы көзге чакырылышта районның 90 егете армия сафларына алынды. Шунсын әйтергә кирәк, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге азнакайлылар турында частьлардан бары тик мактау сүзләре, рәхмәт хатлары гына килә.

Әле декабрь ахырында гына хәрби хезмәттән кайткан Баланлы Бүләк егете Раил Шафиков белән әңгәмә корабыз.Ул солдат күнитеген 2013 елның 6 декабрендә кигән. Башта Саратов өлкәсендә хәрби өйрәнүләр үткән, 4 айдан соң Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр.

-Амур өлкәсендәге мотоукчылар гаскәренә эләктем, - дип сөйләде ул. - Полигонда өйрәнүләр уздык. Аннары 1 ай Сахалинда булып кайттык.

-Илнең иң читендә, туган яктан еракта бик сагындырмадымы соң?

-Башта бераз сагынасың инде, ансыз гына булмый... Ияләштек. Офицерлар арасында татарлар күп иде, уртак телне тиз таптык. Кесә телефоныннан өйдәгеләр белән атнага 2-3 тапкыр сөйләшеп, хәл белешеп тордык. Сагынырга ара да калмый иде. Хәрби өйрәнүләр каты барды. Өлкән укчы дәрәҗәсе алдым. Офицерларның солдатларга мөгаләмәсе әйбәт, үзебез дә бер-берләребез белән дус яшәдек, бернинди "дедовщина" булмады. Хәзер ул армиядә юк та инде, искелек калдыгы.

-Хәрби комиссариатта синең бүләк тә алып кайтуыңны әйттеләр, ул нинди бүләк?

-Часть командиры В.Мушланов имзалаган Мактау грамотасында: "Восток -2014" стратегик өйрәнүләр вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән һәм хәрби бурычларны намус белән үтәгән өчен", - дип язылган.

-Афәрин, Раил, Азнакай егетләренең данын аклагансың. Хәрби хезмәткә киткәнче нинди һөнәр алган идең?

- Лениногрск техникумының Азнакай филиалында укып, киң профильле механизатор һөнәре алдым: тракторчы да, шофер да, эретеп ябыштыручы... Мастерыбыз Мансура Шәймөхәммәтовага зур рәхмәтлемен. Ул безгә техник белем генә биреп калмады, ә чын ир-егетләр итеп тәрбияләде, тормыш мәктәбе дә бирде.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ирегетләре ил сагында