Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ике кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саткан өчен ирегеннән мәхрүм ителгән

Яшәү кадерен белмәгән, тормышын үз куллары белән җимергән кайберәүләргә аптырыйсың. Яше утыздан чак кына өстәге, әлегә кадәр гаиләсе белән Актүбә бистәсендә торган Богдановка (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) ни җитмәгән инде?! Нефть тармагы оешмаларының берсендә эшли, хезмәт хакы да начар түгел, җәмәгате белән өч бала үстерәләр, торыр урыны, чит ил...

Яшәү кадерен белмәгән, тормышын үз куллары белән җимергән кайберәүләргә аптырыйсың. Яше утыздан чак кына өстәге, әлегә кадәр гаиләсе белән Актүбә бистәсендә торган Богдановка (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) ни җитмәгән инде?! Нефть тармагы оешмаларының берсендә эшли, хезмәт хакы да начар түгел, җәмәгате белән өч бала үстерәләр, торыр урыны, чит ил маркалы машинасы бар... Рәхәткә чыдый алмаган, дип менә шундыйлар хакында әйтәләрдер дә инде.


Үзе дә наркотиклар кулланган Богданов аларны сату кәсебенә дә ияреп китә. Узган ел, көз айларының берсендә, кичке якта аның шул нияттә берәү белән очрашачагын белеп алган полиция хезмәткәрләре оператив чарага кузгала. Алар бистә читендә Богдановны эләктереп ала. Әмма ул инде танышына 2,01 грамм наркотик матдә сатып җибәрергә өлгергән була. Тик тегесе дә ерак китә алмый, "кайнар эз"дән тоткарлана.

Пүнәтәйләр катнашында Богдановның кесәсеннән 5,24 грамм гомуми авырлыктагы берничә төргәк наркотик матдә табып алына. Тикшерү барышында ул аларны үзенең ясавын һәм куллануын таный. Моның белән танышларының берсе вакытлыча яшәп торган фатирда шөгыльләнә. Үзе белән бергә урында булган оперативниклар андагы җайланма-чималга тап була. Танышына наркотик матдә сату фактын танудан катгый баш тартса да, тикшерү барышында һәм суд утырышында бу да кире каккысыз фактлар белән дәлилләнә.


Шул рәвешле, зур күләмдә законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатуда, аларны сату өчен әзерләүдә гаепләнгән Богдановка карата 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарыла. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы кызганыч...


Наркопритоннар хакында күрше-тирә белеп торса да, закон сагындагыларга бу хакта хәбәр итәргә атлыгып тормыйлар. Шул рәвешле, төрле яманлык, күңелсез хәлләргә, җинаять кылынуларга үзебез үк юл куябыз.


Шул ук Актүбә бистәсендә яшәүче, эчүчелек белән шөгыльләнгән, наркотиклар кулланган Варисов (исеме үзгәртелде) табиб билгеләмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланучыларга, наркотик һәм аракы белән түләү хисабына, фатирын биреп тора. Тегеләре бу матдәләрне шунда ук ясый да, куллана да.

Полиция хезмәткәрләренең тикшерүе барышында боларның барсы да дәлилләнә. Фатир хуҗасына притон тотуны туктату турында рәсми кисәтү ясалса да, мондый фактлар тагын кабатлана һәм ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Суд аны 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Шушы фатирда зур күләмдә наркотик матдәләр ясаган һәм саклаган өчен Борисова (исеме үзгәртелде) 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк.


Әнә шулай һәр кыңгыр эш өчен закон каршында җавап тотасы. Саулык-сихәтлекнең кадерен белеп, тормыштан мәгънә табып яшәргә генә бит югыйсә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ике кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саткан өчен ирегеннән мәхрүм ителгән