Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иң сәләтле укучыларына “Чулпан” премиясе тапшырылды

Бу тантаналы чара унҗиденче елын уздырыла. Конкурста катнашуга заявкалар февраль аенда ук кабул ителә башлады. Бәйгедә барлыгы 300 дән артык укучы катнашты. Елдан-ел мәктәпләрнең географиясе киңәя. Быел конкурсның темасы республикабызда узачак Универсиадага багышланды һәм "Яшь спортсмен", "Яшь спортсменка" дигән яңа номинацияләр кертелде. Шулай ук "Яшь эшмәкәр" дигән номинация яңартылды, -...

Бу тантаналы чара унҗиденче елын уздырыла. Конкурста катнашуга заявкалар февраль аенда ук кабул ителә башлады. Бәйгедә барлыгы 300 дән артык укучы катнашты. Елдан-ел мәктәпләрнең географиясе киңәя. Быел конкурсның темасы республикабызда узачак Универсиадага багышланды һәм "Яшь спортсмен", "Яшь спортсменка" дигән яңа номинацияләр кертелде. Шулай ук "Яшь эшмәкәр" дигән номинация яңартылды, - диде мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина.

27 номинация буенча район күгендә тагын яңа йолдызлар кабынды. Иң беренче бүләкне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

- Белем - зур көч, җәмгыятебез үсешенең нигезе. Без сезнең белән горурланабыз. Сезгә шундый үрләр яуларга ярдәм иткән укытучыларга, әти-әниләрегезгә рәхмәт. Районыбызда сәләтләрне ачар өчен мөмкинлекләр җитәрлек: төрле иҗат һәм техник түгәрәкләр эшли, грантлар бирелә. "Чулпан" смотр-конкурсы - ул балаларның йолдыз сәгате. Җәйге каникулларда көч туплап, яңа уку елын тагын да зуррак дәрт белән каршы алырга язсын! - дип, ул изге теләкләрен юллады.

Шәһәребез предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр бу чараны үткәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертә - һәр номинация буенча бер лауреат һәм ике дипломантка премияләр әзерли.

Традиция буенча "Чулпан" премиясен тапшыру тантанасында "Татнефть" ААҖ "Сәләтле балалар" хәйрия фондының Азнакай районы буенча вәкиле Гадилә Һадиуллина да сәләтле балаларны тәбрикләде.

Ә сәхнәне республикада дан казанган балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективларының ялкынлы чыгышы бизәде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның иң сәләтле укучыларына “Чулпан” премиясе тапшырылды