Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Әгерҗе авылында яңа һәйкәлләр куелачак

Азнакай авылларының социаль йөзе елдан-ел үзгәрә. Бер үк вакытта халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен үстерүгә дә игътибар арта. Шәһәр яны саналган Әгерже биләмәсе мисалында да моны ачык күрәбез. Биредә әлеге чараларга акча табуның төрле юллары эзләнә. Әйтик, узган ел республика җирле үзидарә биләмәләре арасында игълан ителгән бәйгедә катнашып, биләмә...

Азнакай авылларының социаль йөзе елдан-ел үзгәрә. Бер үк вакытта халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен үстерүгә дә игътибар арта. Шәһәр яны саналган Әгерже биләмәсе мисалында да моны ачык күрәбез.

Биредә әлеге чараларга акча табуның төрле юллары эзләнә. Әйтик, узган ел республика җирле үзидарә биләмәләре арасында игълан ителгән бәйгедә катнашып, биләмә 1 миллион сумлык грант отты. Әгерҗе авылы башкарма комитеты җитәкчесе Назыйф Хәсәнов белән әңгәмәбез соңгы елларда авылдагы үзгәрешләр, бүгенге эш-мәшәкатьләр хакында.

- Назыйф Нилович, бу 1 миллион сезгә күктән төшкәндәй тоелгандыр инде, аны нинди максатларга тотарга уйлыйсыз?


- Юк, бер дә җиңел генә килмәде бу акча безгә. Республика бәйгесе бик җитди булып, аның 11 номинациясе буенча җиңү яуларга кирәк иде. Әйтик, монда демографик үсешне яхшырту, терлек санын арттыру, бюджет үтәлеше һәм башка бик күп юнәлешләр буенча күрсәткечләр исәпкә алынды. Ә инде грант отышына килгәндә, бу акчаны Мәнәвез авылының иске өлешендә юлны яңартуга тотачакбыз. Майда эшкә керешеләчәк.

Җәяүлеләр өчен 1 чакрымда тротуар салу да күздә тотыла, аның 100 метрын быел ук салачакбыз. Бу өлештә 10 өстәмә ут яктырткычлары кую да планлаштырыла. Федераль программа нигезендә Мәнәвездә дә, Әгерҗедә дә урам утлары яңартылып, лампочкаларның электрны аз куллана, озакка чыдый торганнары куелды.


- Әгерҗе хатын-кызларын көянтәләп чишмәдән су ташудан да котылдырдыгыз дип беләм?


- Әйе, авылда хәзер су проблемасы юк. Йортларга ук кертелгән. Кайнар су җайланмалары да куеп, күпләр шәһәрдәге кебек шартларда яши. Инде линияләрне яңарту мәсьәләсен, электр энергиясен экономияләп, суга тарифны үстермәү ягын хәл итү артыннан йөрибез.


- Шәһәргә якын булгач, Әгерҗедә дә, Мәнәвездә дә йортлар елдан-ел арта, биләмә җитәкчелегенә мәшәкатьләр дә өстәлә, шулай бит?


- Әле менә Әгерҗедә күпбалалы 47 гаиләгә бирү өчен җир участоклары әзерләнде. Хәзер яңа урамнарга су, газ кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу юнәлештә дә эшлибез. Яңа йортлар төзелү, яшь гаиләләрнең артуы - күңелле хәл. Демографик үсеш тә яхшыруга бара. Балалар бакчасында өстәмә төркем ачтык.

Бүгенге көндә бакчага 27 сабый йөри. Быел янгын депосы ачу да күздә тотыла. Урамнарга юл куркынычсызлыгы билгеләре урнаштырып бетердек. Авылларда тәртип саклау йөзеннән әле менә ирекле халык дружинасы төзибез. Ул ун кешене берләштерә.


- Яз -өмәләр чоры, аларны оештыра башлагансыздыр инде?


- Республикада, районда чисталык икеайлыгы бара. Без дә аңа 1 апрельдән үк кушылдык. Өмәләрдә халык бик актив. Һәркем үз ихатасын, йорт яннарын кыш буена җыелган чүптән арындыра. Ике авылда да урам җыештыручыларыбыз да бар. Быел менә Мәнәвездә зират коймасын яңартырга исәпләп торабыз. Авыл зиратларында корыган, иске агачлар киселгән иде инде, аларда да өмә үткәрәчәкбез.


- Әгерҗедә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне карап-төзекләндереп торуыгыз турында газетада язган идек инде. Шунда ук тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына салынучы һәйкәлләр кайчан ачылачак?


- Аларны ачу тантанасын 8 май көненә планлаштырабыз. Янәшәдә үк Хәтер паркы да ясала. Быел анда мәктәп укучылары, авыл халкы көче белән 140 агач утыртырга ниятләп торабыз.


- Эшләрегез күркәм, максатларыгыз саллы, Назыйф Нилович, аларны уңышлы башкарып чыгарга язсын!


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Әгерҗе авылында яңа һәйкәлләр куелачак