Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Әгерҗе авылында шәфкатьлелек марафоны узды

Яхшылык кыл да, суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Районыбызда да бу көннәрдә игелек айлыгы бара. Әгерҗе авылында шәфкатьлелек марафоны ел саен уздырылып килә. Быел ул 3 декабрьгә туры килде. Бу көнне барча авыл халкы мәдәният йортына җыелды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар кичәнең кадерле кунаклары иде. Актүбәнең инвалидлар...

Яхшылык кыл да, суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Районыбызда да бу көннәрдә игелек айлыгы бара. Әгерҗе авылында шәфкатьлелек марафоны ел саен уздырылып килә. Быел ул 3 декабрьгә туры килде. Бу көнне барча авыл халкы мәдәният йортына җыелды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар кичәнең кадерле кунаклары иде. Актүбәнең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Ләйлә Кәрамова да үзенең концерт төркеме белән килеп куандырды: аларның моңлы җырларын, йөрәккә үтәрдәй шигъри юлларын тамашачы бик яратып кабул итте. Мәрьямнең , Гүзәл һәм Валера Зиннәтуллиннарның чыгышлары да алкышларга күмелде.

Марафонда авыл җирлеге депутатлары, оешмалар вәкилләре, дин әһелләре, авыл халкы - барсы да иганә кылырга, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларга матди ярдәм күрсәтүдә өлешен кертергә ашыкты.

Әйе, бу дөньяда төрле язмышлы кешеләр бар, бәла-казалардан, тормыш сынауларыннан беребез дә хали түгел. Әнә шулай бер-берләребезгә ярдәм итешеп, бердәм яшик.

Альбина Сафиуллина,

Әгерҗе авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Әгерҗе авылында шәфкатьлелек марафоны узды