Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Әгерҗе авылында “Хәтер” паркы ихаталаначак

Шушы көннәрдә Әгерҗе авылында халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та катнашты. Әйтергә кирәк, очрашу бик эшлекле шартларда, авылдашларның актив катнашында барды. Район үзәгеннән килгән оешма-учреждениеләр вәкилләре, җирле җитәкчелек күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Ә авыл халкын барсы да борчый, уйландыра: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә...

Шушы көннәрдә Әгерҗе авылында халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та катнашты. Әйтергә кирәк, очрашу бик эшлекле шартларда, авылдашларның актив катнашында барды. Район үзәгеннән килгән оешма-учреждениеләр вәкилләре, җирле җитәкчелек күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.

Ә авыл халкын барсы да борчый, уйландыра: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл алдына брусчатка җәйдерү дә, "Хәтер" паркын ихаталап алу кирәклеге дә, сугыш чоры балаларын ташламалы категориялеләр исемлегенә кертү, җирләрне хосусыйлаштыру тәртипләре... Аларның барсына да җаваплар алынды.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизов бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән дә таныштырды. Район-шәһәр Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт куйды. Килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итү юлларын эзләгән, авылның бар яклап үсешен кайгырткан Әгерҗе авылы биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов адресына рәхмәт сүзләре әйтүчеләр дә күп булды.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Әгерҗе авылында “Хәтер” паркы ихаталаначак