Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның фермаларында фән казанышларын кулланалар

Бүгенге көндә азнакайлылар 93 тонна сөт сава. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тоннага күбрәк. Әмма Азнакай терлекчеләре якын арада көнлек сөт савып алуны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычын куялар. Хуҗалыкларда атна саен узучы семинарлар да терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру максатында, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм булган проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән....

Бүгенге көндә азнакайлылар 93 тонна сөт сава. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тоннага күбрәк. Әмма Азнакай терлекчеләре якын арада көнлек сөт савып алуны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычын куялар. Хуҗалыкларда атна саен узучы семинарлар да терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру максатында, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм булган проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән.

Шундый семинарларның берсе узган атнада "Азнакай" агрофирмасының Сарлы бүлекчәсе терлекчелек комплексында үтте. Биредә җитәрлек күләмдә югары сыйфатлы азык базасы булдырылган. Терлекләрне фәнни нигездә туклыклы, витаминлы азык белән тукландыруга зур игътибар бирәләр. Агрофирмалылар үз эшләрендә алдынгы технологияләр, фәнни казанышларны киң кулланалар. Яңа туган бозауларны киптерү максатында заманча махсус "шкаф"лар семинардагыларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Мондый алымнар үз нәтиҗәсен бирми калмаган. "Азнакай" агрофирмасында соңгы елларда сөт җитештерү узган еллар белән чагыштырганда 5 тоннага кадәр арткан. Гомумән алганда, 27-28 тонна сөт җитештерәләр. Терлекләрнең үлем-китемнәре дә бермә-бер кимегән. Семинардагылар шулай ук Сарлы авылы фермеры Мәхәсим Атаджановның терлекчелек фермаларында да булып, фидакарь хезмәт куйганда, гап-гади шартларда да шундый зур уңышларга ирешергә мөмкин икәнлегенә сокландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның фермаларында фән казанышларын кулланалар