Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле “Йолдызлык” фестивалендә җиңде

"Йолдызлык" республика фестивалендә катнашып, ел саен азнакайлылар уңышлары белән куандыра. Быел балалар сәнгать мәктәбенең "Фантазия" вокаль ансамбле кече яшьтәгеләр арасында беренчелекне яулады. Җитәкчеләре - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәрчак яңалыкка омтыла. Бу юлы да ул рок музыка элементлары өстәп, "Биеп кал" дигән татар халык җырына үзенчәлек керткән....

"Йолдызлык" республика фестивалендә катнашып, ел саен азнакайлылар уңышлары белән куандыра. Быел балалар сәнгать мәктәбенең "Фантазия" вокаль ансамбле кече яшьтәгеләр арасында беренчелекне яулады.
Җитәкчеләре - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәрчак яңалыкка омтыла. Бу юлы да ул рок музыка элементлары өстәп, "Биеп кал" дигән татар халык җырына үзенчәлек керткән. "Я шагаю по Москве" җырын 60 нчы елларны чагылдырган костюмнар тагын да тулырак итеп ачып биргән.
- 23 ансамбль арасыннан шундый югары баскычка күтәрелү - ул коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Гала-концертның мәртәбәле кунагы - Россиянең халык артисты Геннадий Хазанов кулыннан диплом белән приз алуы бик шатлыклы булды. Шулай ук "Фантазия" республикабыз хөкүмәте дәүләт премиясенең мактаулы стипендиаты да булды, - ди Эльвира Шәйхуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле “Йолдызлык” фестивалендә җиңде