Азнакайның чыгарылыш укучылары мәктәпләренә ярдәм итәләр
Кулларга өлгергәнлек аттестаты алып, белем биргән мәктәбебездән еракларга очып китәбез. Берәүләр аңа дистә еллар аяк басмаган булса, икенчеләр сагынып, гел килеп, искә алып торалар. Ярдәм кулы сузучылар да җитәрлек. Мәсәлән, Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 2000 елгы чыгарылыш укучылары ишек алдында ял итү өчен матурлап эшләнгән дүрт утыргыч бүләк иткәннәр....
Кулларга өлгергәнлек аттестаты алып, белем биргән мәктәбебездән еракларга очып китәбез. Берәүләр аңа дистә еллар аяк басмаган булса, икенчеләр сагынып, гел килеп, искә алып торалар. Ярдәм кулы сузучылар да җитәрлек. Мәсәлән, Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 2000 елгы чыгарылыш укучылары ишек алдында ял итү өчен матурлап эшләнгән дүрт утыргыч бүләк иткәннәр. Сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Якупова үз карлыгачлары белән чын-чынлап горурлана. Республикабызда һәр елны «Мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Аның барышында да шактый укучылар туган мәктәпләренә иганәчелек күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев