Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлашты

24 июньдә районда чыгарылыш кичәләре узды. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәм ул. Бу көнне мәктәпләр үзенең 357 укучысын олы тормыш юлына озатты, ә укучылар үзләренең мәктәпләре, сөекле укытучылары, ничә еллар бергә укыган сыйныфташлары белән хушлашты. Мәктәпләрдә тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестатлары алганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар Татарстан мәйданына җыйналды....

24 июньдә районда чыгарылыш кичәләре узды. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәм ул. Бу көнне мәктәпләр үзенең 357 укучысын олы тормыш юлына озатты, ә укучылар үзләренең мәктәпләре, сөекле укытучылары, ничә еллар бергә укыган сыйныфташлары белән хушлашты.


Мәктәпләрдә тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестатлары алганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар Татарстан мәйданына җыйналды. Мәктәпне иң яхшы билгеләренә тәмамлаучыларга район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда матур традициягә әйләнде.

БАШКА ФОТОРӘСЕМНӘРНЕ МОНДА КАРАГЫЗ

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 34 укучыга грантлар тапшырып, мөстәкыйль тормышка аяк басучы барлык укучыларны азнакайлылар исеменнән тәбрикләде, һөнәр үзләштергәннән соң туган якларына эшкә кайтуларын теләде, укытучылар, әти-әниләргә лаеклы балалар тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде. Аның теләкләренә мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова да кушылды.


"Елның иң яхшы укучысы" призына бердәм дәүләт имтиханнары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Азнакайдагы 6 нчы урта мәктәптән Гүзәл Батыршина лаек булды. Аңа ювелир салоны җитәкчесе Эдуард Шәрифуллин да бүләк әзерләгән иде.


Район, оешма-предприятие җитәкчеләренең укучыларга кызыл йөрәк-шарлар бүләк итүе дә күңелле мизгелләрнең берсе булды.


Мөстәкыйль тормыш юлына басучы яшь гражданнарның йөзләрендә шатлык-куаныч, дулкынлану, шул ук вакытта бераз моңсулык та бар.


Ничә еллар бергә укыган мәктәп, укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз белән хушлашабыз бит. Әмма бу кеше гомерендә бер генә була торган зур вакыйга. Аны шулай истә калырлык матур, тантаналы итеп уздырулары, безгә шундый зур игътибар биргәннәре өчен район җитәкчеләре, оештыручыларга, укытучыларыбызга рәхмәтебезнең чиге юк, - ди Альбина Хәбибуллина.


... Чыгарылыш укучылары, укытучылар бер-берсеннән аерылыша алмыйча алсуланып таң атканчыга кадәр бергә булып, хушлаштылар. Сау бул мәктәп! Алда бөтенләй яңа, олы тормыш көтә. Уңышлар юлдаш булсын аларга!


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Гөлназ Җиһаншина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлашты