Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Чишмәкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды

Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк икәнлеген һәркем белә. Кешегә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа укытучылар, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. "Чишмәкәй" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара. Әлеге чара кысаларында 24 нче частьнең профилактика инженерлары Марат Кәримов һәм Алмаз Гәрәйшин катнашында янгын...

Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк икәнлеген һәркем белә. Кешегә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа укытучылар, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

"Чишмәкәй" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара. Әлеге чара кысаларында 24 нче частьнең профилактика инженерлары Марат Кәримов һәм Алмаз Гәрәйшин катнашында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды. Балалар кунаклар килүгә янгынга каршы темага кызыклы рәсемнәр ясадылар, шигырьләр ятладылар, табышмаклар хәзерләделәр. Марат абыйлары аларга ут чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеге турында сөйләде. Ничек дөрес итеп янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген өйрәтте. Алмаз абыйлары исә янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәтте. Балалар абыйларына рәхмәт белдереп, тагын да көтеп калуларын әйттеләр.

Светлана СОЛТАНОВА,

14 нче " Чишмәкәй" бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Чишмәкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды