Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Чатыр тавында төрки халыкларның фольклор фестивале узды

Менә алтынчы елын ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Ул район күләмендә башланып, хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран,...

Менә алтынчы елын ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Ул район күләмендә башланып, хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда яшәүче төрки халыкларның фольклор коллективларын җыйды.

Анда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Чатыр Тау" якташлар җәмгыяте рәисе Исмәгыйлева Халисә Хәлим кызы, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Исхаков Әнәс Гатуф улы, танылган җырлар авторы, шагыйрь Рөстәм Закуан, татар шагыйре, язучы Марсель Галиев, Яр Чаллы шәһәренең "Агыйдел" дуслык җәмгыяте рәисе Гыйниятуллин Маузер, «Яңа Гасыр» телеканалы режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нурания Җамали катнашты.

Бәйрәм "Чатыр тау җиле" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аның сценариен әзерләүдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучылары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Раушан Шәрипов, Марсель Мөбәраков һәм Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов ярдәм иткән. Сәгатькә якын барган мәгърур тау турында легенданы Азнакай Мәдәният йорты артислары йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп уйнадылар. Монда Чатыр батыр да, бакыр чыганаклары герое - Бакыр батыр да, борынгы туй йолалары, морзалар, ау күренешләре дә чагылыш тапты. Казан шәһәренең "Сорнай" фольклор ансамбле фестивальгә үзгә бер ямь өстәде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Азнакайның бай тарихлы, олпат шәхесләре белән күренекле як булуын билгеләп үтте. Чатыр тау җыенының үткәннәребезне барлаучы, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыручы бәйрәм булуын ассызыклап, аның "Каравон" кебек тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен теләде.

Фольклор коллективларының һәр чыгышы кабатланмас булуы белән аерылып торды һәм халык җәүһәрләренең бар байлыгын, талантын ачып салды. Төркия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан вәкилләре дә үз милләтләренең җыр-моңнарын бүләк итте.

Төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, Азнакай осталарының кул эшләре, аш-су күргәзмәләре дә халык күңеленә бик хуш килде.

- Фестивальдә икенче ел катнашабыз. Бик әйбәт оештырылган. Елдан-ел эчтәлеге байый, коллективлар саны арта. Бик матур якта яшисез, килгән саен сокланып китәбез, -ди Сарман районының Зур Нөркәй авылы мәәният йорты "Нөркәем" ансамбле.

Чатыр тауга агылучыларның исәбе булмады. Халыкны мәйданга махсус автуобуслар йөртте. Байбаклары, ак чәчле кылганнары һәм хуш исле җиләкләре белән данлыклы Чатыр тауда бәйрәм һәркемнең күңелендә бабаларыбыз, туган ягыбыз өчен горурлык хисләре уятып, якты тәэсирләр калдырды.

Зилия Хәбибуллина,

Азнакай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Чатыр тавында төрки халыкларның фольклор фестивале узды