Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайның Чатыр тавы фольклор фестиваленә дәшә
Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда яшәүче...
Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда яшәүче төрки халыкларның фольклор коллективларын җыя.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенең катнашуы көтелә.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Фестивальгә Казан шәһәренең "Сорнай" фольклор ансамбле дә чакырулы. Биредә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре оештырылачак. Шулай ук төрки халыкларның милли ашларыннан авыз итәргә, Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак.
Автобуслар Чатыр тау мәйданына иртәнге 8.00 сәгатьтән Балалар иҗаты үзәге яныннан йөри башлый. Фестивальне теләге булган һәркем тамаша кыла ала. Байбаклары, ак чәчле кылганнары һәм хуш исле җиләкләре белән данлыклы Чатыр тауга бәйрәмгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев