Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның барлык хуҗалыкларында да печән әзерләү тулы көченә бара

Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Районда план буенча 19 мең тонна печән хәзерләнергә, 69 мең тонна сенаж салынырга тиеш. Бүгенгә (18 июнь мәгълүматлары) хуҗалыкларда 4800 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 9500 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 2,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Союз-Агро» (819 т), «Азнакай» агрофирмасы»...

Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Районда план буенча 19 мең тонна печән хәзерләнергә, 69 мең тонна сенаж салынырга тиеш.

Бүгенгә (18 июнь мәгълүматлары) хуҗалыкларда 4800 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 9500 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 2,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Союз-Агро» (819 т), «Азнакай» агрофирмасы» (548 т), «Кәримов» КФХ (326 т), «Марс» (198 т), "Кәлимуллин" КФХ (200 т), "Корбанов" КФХ (200т), «Закирова» КФХ (180т) иң беренчеләрдән булып сыйлы терлек азыгы хәзерләп куйган.

Терлек азыгы озын кыш дәвамына җитәрлек итеп кенә түгел, ә бәлки алдагы елларга запас та булырлык итеп мулдан хәзерләнер дияргә тулы ышаныч бар. 10-15 көннән күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу тәмамлана.

Печән хәзерләү белән бергә тулы куәтенә сенаж салу эшләре бара. «Союз-Агро» ҖЧҖ 5709 тонна сыйфатлы сенаж салып куйган. «Марс», «Азнакай» агрофирмасы», «Тукай» ҖЧҖ, "Кәримов", «Кәлимуллин» КФХлары сенаж салу буенча алдынгы урында бара.

Быел кышын терлекләр рационы яфрак азыкка да мул булыр. Барлыгы 10 тонна яфрак азык, дару үләннәре хәзерләнгән инде. Әлеге мөһим чарада шәһәрлеләрнең дә ярдәм кулы сузуы матур традициягә әйләнде. Оешма-предприятиеләргә тиешле күләмдә план җиткерелгән. Һәр елдагыча, мөһим кампаниядән авыл интеллигенциясе, ветераннар да читтә калмый.

Быел терлек азыгының күләменә генә түгел, сыйфатына да зур игътибар бирелә. Дәүләт ярдәме терлек саннарына, продукция җитештерүгә, аның сыйфатына карап билгеләнәчәк. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, терлекләр көр булыр, бозауларның үлем-китеменә юл куелмас. Әлбәттә, сөтнең сыйфаты да азыкка бәйле. Район хакимияте каршында төзелгән махсус штаб әгъзалары да иртәнге 5тән басу-кырларда була. Алар терлек азыгы хәзерләү барышы, куркынычсызлык кагыйдәләрен даими контрольдә тота. Терлекләргә көндәлек яшел масса ашату да яхшы оештырылган.

- Без шәхси хуҗалыкларга терлек азыгы хәзерләүдә дә ярдәм кулы сузарга тиешбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Авыл башлыклары белән элемтәдә эшлибез, теләүчеләрне техника, җиһазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның барлык хуҗалыкларында да печән әзерләүгә керештеләр