Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе алты гаиләнең яшәү шартларын тикшерде

Утыз елга якын балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә әгъза булу дәверендә рейдларда күп катнашырга туры килде. Бу юлы районның хатын-кызлар советы вәкиле буларак эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары, җәзаларны башкару хезмәте вәкилләре белән берлектә Азнакайда һәм Мәнәвездә яшәүче алты гаиләдә булдык. Балаларның яшәү шартлары...

Утыз елга якын балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә әгъза булу дәверендә рейдларда күп катнашырга туры килде.

Бу юлы районның хатын-кызлар советы вәкиле буларак эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары, җәзаларны башкару хезмәте вәкилләре белән берлектә Азнакайда һәм Мәнәвездә яшәүче алты гаиләдә булдык.

Балаларның яшәү шартлары белән таныштык, әниләре белән сөйләштек. Хан сарае хәтле олы йортта яшәсә дә, тулай торакта торса да, бу аналар бер-берсенә охшаган. Аларга 30-35 яшьләр тирәсе. Эчәләр. Ирләре юк дисәң дә була. Һәркайсысында 3-4 вак бала. Өйләрендә сасы, шапшаклык. Берсендә генә чиста, ямьле бүлмә күрдек. «Бусында өмет бар икән», - дигән фикер калды.

Ишек тоткасына, өйдәге әйберләргә кагылырга чиркангыч, идәне күптән су күрмәгән пычрак бүлмәдә песи балалары арасында яшәүче ике нәни кызчык, аларның тугыз яшьлек абыйсы һаман да күз алдыннан китми. Әниләрен күреп булмады. «Ломбардка алкасын тапшырырга киткән иде», - диде улы. Өч бала табып, аларны тәрбияләү түгел, карау, ягъни чиста тоту һәм ашату турында кайгыртмаган ана хакында ни әйтәсең? Нинди үрнәк күреп үсә бу балалар? Үз анасы янында әшәкелек, пычрак арасында үсү әйбәтрәкме балага, әллә дәүләт карамагында, чит кешеләр кулында үсүме? Шушы сорау җанга тынгылык бирми, һаман уйландыра...

Суд карары нигезендә иреге чикләнгән, кайда булуын һәрвакыт белгертеп торучы электрон беләзек кидерелгән яшүсмер янына да кагылдык. Ул өйдә юк иде. Беләзеге кулында, ә сигнал биреп торучы кечкенә җиһаз өендә ята. «Үзе белән йөртергә теләми», - ди әнисе. Суд карарын үтәмәгән өчен җәзаның катырагы янау турында кисәтеп, бу гаиләгә карата беркетмә төзелде. Яшүсмер үзе әңгәмәгә чакырылды. Язмышы белән шаяра егеткәй...

Нәсимә Камалиева, район хатын-кызлар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе алты гаиләнең яшәү шартларын тикшерде