Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның балалар паркы җәйге сезонын ачты

1 майда 09.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан азнакайлыларны бәйрәм программасы көтә. Бәйрәм 8.30 сәгатьтә Батырлар аллеясында Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт геройлары бюстларына чәчәкләр салу белән башланып китә. Соңыннан бәйрәм чарасы Ишкәев исемендәге ял паркында дәвам итәчәк. Программада: 1. Ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар катнашында җиңел...

1 майда 09.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан азнакайлыларны бәйрәм программасы көтә.


Бәйрәм 8.30 сәгатьтә Батырлар аллеясында Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт геройлары бюстларына чәчәкләр салу белән башланып китә. Соңыннан бәйрәм чарасы Ишкәев исемендәге ял паркында дәвам итәчәк.


Программада:
1. Ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар катнашында җиңел атлетика эстафетасы.
2. 80 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы ир-атлар, 75 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы хатын-кызлар арасында кул көрәше (армрестлинг).
3. Гер спорты. (Үз авырлык үлчәмнәрендәге яшүсмерләр, ир-атлар катнаша).
4. Бау тартышу. (Һәр командада 3 кеше).
5. Ветераннар, балалар катнашында шахмат ярышлары.
6. Мини-футбол.
7. "Балалар Җиңүне төшерә" балалар рәсемнәре бәйгесе (1-3 нче сыйныф укучылары)
8. "Минем һөнәр" номинациясендә фо-торәсемнәр конкурсы.
9. Балалар өчен спорт һәм кызыклы уеннар.
10. Районның танылган артистлары катнашында бәйрәм концерты.

Бәйрәмгә рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев