Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Балалар Думасыннан – 116 мең сумлык ярдәм

Шәфкатьлелек. Никадәр наз, күңел җылысы салынган бу сүзләргә. Синең ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ булган янәшәңдәге берәүгә чак кына ярдәмең тия алса да, кәефләр күтәрелеп, илаһи бер җан тынычлыгы аласың. Районыбызның Балалар Думасы активистлары да нәкъ шулай уйлый. Алар тарафыннан үткәрелгән "Изгелек чишмәләре" акциясенең инде матур традициягә әверелүен беләбез. Быел анда районның...

Шәфкатьлелек. Никадәр наз, күңел җылысы салынган бу сүзләргә. Синең ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ булган янәшәңдәге берәүгә чак кына ярдәмең тия алса да, кәефләр күтәрелеп, илаһи бер җан тынычлыгы аласың. Районыбызның Балалар Думасы активистлары да нәкъ шулай уйлый. Алар тарафыннан үткәрелгән "Изгелек чишмәләре" акциясенең инде матур традициягә әверелүен беләбез. Быел анда районның 23 мәктәбе катнашты, аларның һәркайсында шәфкатьлелек ярминкәләре үткәрелеп, җыелган акчалар дәвалану һәм операцияләр таләп ителгән яшьтәшләренә тапшырылды.

Күптән түгел районыбызда сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында үткәрелгән "Җиңү" телемарафонында да Балалар Думасы зур активлык күрсәтте. Алар башлангычы белән бу игелек акцияләрендә 116 мең сумнан артык акча җыелды. Аның 48700 сумы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ә калган 67405 сумы сугыш ветераннарына, аларның тол калган җәмәгатьләренә, тыл фидакарьләренә ярдәм итү йөзеннән "Азнакай" фондына тапшырылды.

Әнә шулай районның Балалар Думасы өлкән буынга, авыр тормыш хәлендәге чордашларына ярдәм итүне үзенең изге бурычы санап, игелек гамәлләре кыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнеп, Дума депутатлары "Чын йөрәктән", "Гаилә альбомының җуелмас битләре", "Игелек шигаре астында", "Шәфкатьле Яз", "Җан җылысын өләшик" акцияләре дә уздырырга өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Балалар Думасыннан – 116 мең сумлык ярдәм