Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның авыл яшьләре хоккейда көч сынашты. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

23 февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә узачак авыл яшьләренең VI спартакиадасына аерым спорт төрләре буенча сайлап алу турлары дәвам итә. Якшәмбе көнне авыл егетләре хоккейда көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Шунсын да әйтергә кирәк, һәр команда арасында кызу көрәш барды, трибуналар җанатарлар тавышыннан гөж килеп торды. Турнирны иң беренчеләрдән булып...

23 февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә узачак авыл яшьләренең VI спартакиадасына аерым спорт төрләре буенча сайлап алу турлары дәвам итә. Якшәмбе көнне авыл егетләре хоккейда көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Шунсын да әйтергә кирәк, һәр команда арасында кызу көрәш барды, трибуналар җанатарлар тавышыннан гөж килеп торды.

Турнирны иң беренчеләрдән булып Урсай һәм Әгерҗе командалары ачты. Биредә 5:0 исәбе белән урсайлылар җиңүгә иреште. Тымытыкның - "Ык", Әсәйнең "Ак бүре" командалары бозны "дер селкетте" дисәң дә ялгыш булмас. Бу юлы Тымытык егетләре көчлерәк булып чыкты, исәп - 3:2. Кәкре Елга командасын актүбәлеләр җиңгән булса да, икенче уенда исә бистә командасын шулай ук 3:2 исәбе белән әсәйлеләр җиңде. Уразай белән Урсай арасында барган көрәш исә Уразай авылы яшьләре файдасына тәмамланды. Тымытык командасы кәкреелгалыларны да "тар-мар" итеп, финалга чыкты. 23 февраль көнне "Ык" белән "Ак бүре" командалары кабат очрашып, 1 һәм 2 нче урыннар өчен уйнаячак. Өченче урын кемгә эләгер: Кәкре Елгагамы, әллә Актүбәгәме? Монысы да авыл яшьләренең VI спартакиадасында ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайның авыл яшьләре хоккейда көч сынашты. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев