Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ата-аналары акча җыюга үз фикерләрен әйттеләр

7 октябрьдән мәктәпләрдә укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыючы закон гамәлгә керде. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек. Айгөл: -Мин бу законны бик хуплап бетермим. Әйтик, өстәмә дәфтәрләр ул баланың үсеше өчен кирәк. Шулай ук спектакльләргә класс белән бергәләп бару күпкә отышлырак. Мондый чаралар, бердән, балаларны берләштерә, икенчедән, аерым барганга караганда...

7 октябрьдән мәктәпләрдә укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыючы закон гамәлгә керде. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек.

Айгөл:

-Мин бу законны бик хуплап бетермим. Әйтик, өстәмә дәфтәрләр ул баланың үсеше өчен кирәк. Шулай ук спектакльләргә класс белән бергәләп бару күпкә отышлырак. Мондый чаралар, бердән, балаларны берләштерә, икенчедән, аерым барганга караганда билет бәяләре дә арзангарак төшә. Аннан соң, һәр ата-ананың да баланы андый җирләргә йөртергә вакыты юк, ә болай балаң әзме-күпме дөнья күрә.

Миләүшә:

-Балалар бакчасында безгә закон турында аңлаттылар, куллар куйдырдылар. Минемчә, бик дөрес закон. Һәркемнең дә кесәсе бертигез түгел, кемдер өчен 1000 сум тиен кебек кенә, ә аз керемле гаилә өчен зур сумма. Баласын төрле яктан үстерергә теләгән кеше шәхси шөгыльләнсен.

Рәзилә:

Шөкер, балалар мәктәпне тәмамлап чыгып китте. Ата-аналар җыелышына барсаң, бар сүз акчага барып төртелә иде: я стеналар ямьсезләнгән, я ишек ватылган, я парталар сыдырылган, я тәрәзә пәрдөсе кирәк. Классны ялт итеп ремонтлап куясың, ел азагына тагын шундый хәл, чөнки ул класста безнекеләр генә укымый бит, башкалар да керә. Башкалар акча биргәч, син генә бирми кала алмыйсың.

Лилия:

-Ата-аналар өчен, сүз дә юк, яхшы закон. Ә менә укытучыларга ни эшләргә? Көзге өмәдә чүп капчыкларын үз акчама алырга туры килде. Класс чаралары да бар бит әле. Хәзер һәр нәрсә финанска барып төртелә, ә мәктәпләрнең андый бюджет каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның атааналары акча җыюга үз фикерләрен әйттеләр