Азнакайның ашыгыч ярдәме ярдәмгә ашыга
1 марттан алып бүгенге көнгәчә ашыгыч ярдәм хезмәте 1922 чакыру буенча чыккан. 14 кешегә инсульт, 7 азнакайлыга инфаркт диагнозы куелган. Күрәсең, табигатьнең тотрыксызлыгы да сихәтлегебезгә үз тәэсирен ясый. Дөньяга аваз салырга ашыккан бер нарасыйга өйләрендә үк ярдәм итәргә туры килгән. Шушы бер ай эчендә 4 юл фаҗигасе булып, аларда 6...
1 марттан алып бүгенге көнгәчә ашыгыч ярдәм хезмәте 1922 чакыру буенча чыккан. 14 кешегә инсульт, 7 азнакайлыга инфаркт диагнозы куелган. Күрәсең, табигатьнең тотрыксызлыгы да сихәтлегебезгә үз тәэсирен ясый. Дөньяга аваз салырга ашыккан бер нарасыйга өйләрендә үк ярдәм итәргә туры килгән. Шушы бер ай эчендә 4 юл фаҗигасе булып, аларда 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 2сенең гомере кыелган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу айда 14-17 яшьлекләрнең гадәттәгедән ешрак чакыруын әйтә, алдагы айларда бу сан 11-12 генә булган. Язын организм витаминнарга кытлык кичерә, сихәтлегебезгә игътибарлы булыйк, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев