Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Җанашым”ы өчен венгрлар да җан аткан

Район-шәһәр Мәдәният йортының «Җанашым» фольклор ансамбле Татарстан Республикасы делегациясе составында Венгриянең Бугац шәһәрендә узган төкри халыклар Корылтаенда катнашуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Анда алган кичерешәләре белән уртаклашуны сорап, без мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизовага мөрәҗәгать иттек. - Әлеге корылтай 2007 елдан бирле Будапештан 160 чакрым көньяккарак - киң...

Район-шәһәр Мәдәният йортының «Җанашым» фольклор ансамбле Татарстан Республикасы делегациясе составында Венгриянең Бугац шәһәрендә узган төкри халыклар Корылтаенда катнашуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Анда алган кичерешәләре белән уртаклашуны сорап, без мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге корылтай 2007 елдан бирле Будапештан 160 чакрым көньяккарак - киң дала җәйрәп яткан Кишкуншаг милли тыюлыгы читендә ике елга бер тапкыр үткәрелә. Безнең делегация анда "Мадьяр-Туран" фонды җитәкчесе Андраша Биро әфәнде чакыручы буенча барды. Корылтай бүгенге көндә Венгриянең традицияләрне саклау һәм яңарту буенча иң зур бәйрәме булып тора.

Анда венгрларга тарихи һәм мәдәни җепләр белән бәйләнгән көнчыгыш халыклары, башка илләрдә яшәүче үз милләттәшләре җыела. Быел корылтайда 170 меңләп кеше катнашты. Татарстаннан тыш Башкортстан, Чувашстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Бурятия, Кабардин-Балкар, Төкрия, Кипр, Монголия, Кытай, Якутия һәм башка илләрдән коллективлар килде. Татарстан делегациясе белән аерым очрашу булды.

Барлык фольклор коллективлар бүләкләр алышты. "Җанашым" ансамбле Венгрия парламенты вице-рәисе Шандор Лежакка һәм "Мадьяр-Туран" фонды җитәкчесе Андраша Бирога Азнакай курчаклары һәм Актүбә уенчыклары, милли түбәтәебезне һәм чәк-чәк бүләк итте.

Венгр халкы "Җанашым" ансамбле чыгышын бик югары бәяләде. Хәтта корылтайны япканда Кзахстанның танылган "Туран" дәүләт ансамбле сәхнәдә бергә чыгыш ясау өчен безнең "Җанашым"ны сайлады.

Ансамбльне уңышлы чыгышы белән ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Җанашым”ы өчен венгрлар да җан аткан