Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Актүбә бистәсендә Гаилә көнен билгеләп үттеләр

Яратамы - яратмыймы? Ромашканың таҗларын өзә-өзә бу сорауны эчтән миллионлаган гашыйк йөрәк кабатлагандыр. Ә менә бу кыз һәм егетләрнең җавабы һичшиксез гел уңай булган... Ашыкмыйча гына Актүбәнең ял паркына килеп кердем. Мәхәббәт турында җыр уйный, матур итеп киенгән, кулларына гүзәл чәчәк бәйләмнәре тоткан халык йөренә, эскәмиядә иңнәренә кызыл тасма аскан...

Яратамы - яратмыймы? Ромашканың таҗларын өзә-өзә бу сорауны эчтән миллионлаган гашыйк йөрәк кабатлагандыр. Ә менә бу кыз һәм егетләрнең җавабы һичшиксез гел уңай булган...

Ашыкмыйча гына Актүбәнең ял паркына килеп кердем. Мәхәббәт турында җыр уйный, матур итеп киенгән, кулларына гүзәл чәчәк бәйләмнәре тоткан халык йөренә, эскәмиядә иңнәренә кызыл тасма аскан олы абый-апалар утыра. Ә менә шул тасмаларга күз төшерсәгез, алтын хәрефләр белән 50 яки 60 ел бәхетле гомер дип язылган сүзләр укый алыр идегез.


"Нинди бәйрәмгә җыелган соң болар?" - дип сорарсыз сез. "8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ул", - дип җавап бирермен мин. Аны тагын Петр һәм Февронья көне дип тә атыйлар. Бу чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул 2008 елның 26 мартыннан гына билгеләнеп үтә. Аның башлап җибәрүчесе - Дмитрий Медведевның хәләл җефете Светлана.


Әлеге кичә алда әйтеп үтелгән тугрылык һәм бер-береңә хөрмәтнең асыл үрнәкләре Петр һәм Февронья турында риваять белән башланып китте. Ә инде аннан соң без һәрбер парларыбызның мәхәббәт тарихын тыңлап үттек. Азнакай башлыгы - Марсель Шәйдуллин һәм Актүбә башлыгы Роза Галеева, барысын да котлап, ирле-хатынлыларга истәлекле бүләкләр, парларның фотосурәтләрен һәм әлеге бәйрәмнең символын - ромашка бәйләмен бүләк иттеләр.

Җырчыларыбыз да аларны мәхәббәт турында берсеннән-берсе матур җырлар белән сөендерде.
Азактан кадерле кунакларыбыз - әле дә пар күгәрчендәй гөрләшеп утырган парларыбыз сәхнә түренә чакырылды. Кулга-кул тотынышып, нәкъ менә 50-60 ел элек кебек үк, алар Мендельсон маршы тавышлары астында үттеләр. Монда ирле-хатынлылар, күбәләктәй бөтерелә-бөтерелә, вальс биюенә кушылдылар.


Бу көнне паркта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык дигән өч төшенчәнең бөеклеген, барлыгын исбатлаучы үрнәк парлар җыелган иде. Алар бергә-бергә, бөтен туган авырлыкларны җиңеп, аларга бирешмичә, бер-берсенә тугры калып 50 һәм хәтта 60 ел бергә яши бирәләр. Һәм хәзер дә, күпме еллар үтүгә карамастан, бер-берсенә тәүге күрешү вакытындагы кебек кайнар сөю тулы карашларын бүләк итәләр.


Бу искиткеч матур, тирән мәгънәле бәйрәм булды. Ничә еллар буе иңгә-иң куешып гомер кичергән ир белән хатыннарга карап, ни дисәләр дә мәхәббәт бар ул дөньяда дип уйлап куясың. Азактан барчагызга да саф мәхәббәт теләп, сүзне әлеге бәйрәмнең девизы белән тәмамлыйсы килә: "Яратыйк һәм бер-беребезне саклыйк!"


Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Актүбә бистәсендә Гаилә көнен билгеләп үттеләр